Биографиясе

Гомер еллары: 1475 ел тирәсе, Казан – 1517 елның 19 ноябре, Кашира шәһәре.

Ибраһим хан белән Нурсолтан ханбикәнең улы, Мөхәммәдәминнең энесе.

1485 елда Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыгуы сәбәпле (Мөхәммәдәмин Казан тәхетеннән икенче тапкыр бәреп төшерелгәч), әнисе Габделлатыйфны үзе белән Кырымга алып китә, ул Бакчасарайда тәрбияләнә.

1490 еллар башында Мәскәүнең бөек кенәзе Иван III кә хезмәткә җибәрелә, бөек кенәз аңа уделга Звенигород шәһәрен бирә.

Мамык хан үтерелгәч, Казан аксөякләренең үтенече буенча, Иван III аны Казан тәхетенә утырта. Баштарак Габделлатыйф тышкы сәясәттә Мәскәүгә карап эш йөртә. 1499 елда Себер ханлыгына йөз тоткан Казан аксөякләре Урак бәк җитәкчелегендә фетнә оештыргач, аны бастыра.

1500 еллар башында Мәскәүдән бәйсез сәясәт үткәрергә омтыла, ләкин Мәскәүгә йөз тоткан, башында карачыбәк Колмөхәммәд торган Казан аксөякләренең каршылыгына очрый.

Габделлатыйф тәхеттән төшерелә һәм Мәскәү хөкүмәте тарафыннан Белоозеро шәһәренә сөрелә. 1510 елның җәендә Нурсолтанның Мәскәүгә уңышлы сәфәреннән соң Мәскәү кенәзлеге белән Казан ханлыгы арасындагы мөнәсәбәтләр яхшыргач, Габделлатыйф сөргеннән Мәскәүгә кайтарыла.

Ләкин Миңлегәрәй вафат булгач (1515), Мәскәү белән Бакчасарай арасындагы үзара мөнәсәбәтләр бозыла башлый. 1517 елда (башка мәгълүматларга караганда, 1518 елның ноябрендә) Кашира шәһәрендә Габделлатыйф билгесез шартларда һәлак була.

Әдәбият

Фәхретдин Р. Казан ханнары. Казан, 1995.

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV–XVI вв. Казань, 1995.