Эчтәлек

Россиядә мөселманнар өчен махсус беренче уку йорты. 1824 елның 2 февралендә император Александр I раслаган проект белән 1825 елның 2 гыйнварында Неплюев хәрби Әдесе буларак ачыла, 1844 елда кадетлар корпусы итеп үзгәртелә. Оренбургның беренче губернаторы И.И.Неплюев исеме белән атала.

Үзенең уставы була, Оренбург хәрби губернаторына буйсына, кыргыз, казак, башкорт, татар һәм төрле дәрәҗәдәге мөселман балаларын укыту өчен махсус билгеләнә, алар укучыларның яртысын тәшкил итәргә тиеш була. Беренче тапкыр 20 кеше укырга алына, уку срогы 6 ел була, 1844 елдан 8 елга җитә. 1844–1863 елларда укучылар 2 эскадронга бүленә, беренчесендә дворян һәм казак балалары укый, икенчесендә, «азиатлар» эскадронында, 30 казакъ (кыргыз) һ.б. мөселманнар, нигездә, татар һәм башкорт балалары укый.

Укыту хәрби түгел, ә гомуми белем бирү характерында була. Рус, татар, гарәп, фарсы телләре, математика, табигыять фәннәре, тарих, география, авыл хуҗалыгы, ислам нигезләре яки Илаһи Канун укытыла. Неплюев кадетлар корпусы Оренбург губернасы һәм Казакъстан мөселманнары арасында рус телен таратуда, белем бирүдә әһәмиятле роль уйный. Неплюев кадетлар корпусын тәмамлаучы татар һәм башкортларның күбесе чиновник һәм офицерлар булып китәләр, ә кайберләре, шул исәптән М.М.Бикчурин һәм С.Б.Кукляшев Казан университетына укырга керә, соңрак алар корпуста укыталар.

1864 елда Неплюев кадетлар корпусы император Александр II нең хәрби реформасы белән типовой уставлы һәм программалы уку йорты итеп үзгәртелә. Анда укырга керү өчен башлангыч мәктәп белеме һәм рус телендә иркен сөйләшү таләп ителә. Шәрекъ телләрен укыту туктатыла. Шул вакыттан монда бары тик аз санда гына мөселманнар, башлыча Неплюев кадетлар корпусын тәмамлаганнан соң хәрби училищегә укырга керүче затлы нәсел казакъ, башкорт һәм татар дворяннары балалары гына укый.

1918 елда ябыла.

Әдәбият

Оренбургский Неплюевский кадетский корпус как первое учебное заведение русского образования киргиз. Оренбург, 1896;

Краткий очерк истории Оренбургского Неплюевского кадетского корпуса. Оренбург, 1913.