Тарихы

1719 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет (1939 елда ябыла, бинасы мәктәпкә тапшырыла), мәдрәсә, икмәк саклау-сату кибете, бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1177 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Янурыс авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Якты юл» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Б.Хисамов). 1934 елда исеме – «Лена» колхозы, 1937 елда Серго исем. колхоз дип үзгәртелә (1953 елда аңа – «Динамо» (үзәк утары – Иске Әхмәт авылы), «Батыр Кул» (үзәк утары – хәзер инде юкка чыккан Әюп поселогы), 1960 елда «Марс» (үзәк утары – Каташ-Каран авылы) колхозлары кушыла).

1991 елдан авылда – «Янурыс» колхозы, 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 1999–2002 елларда – «Марс» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Сарман» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. Хәзерге вакытта шулай ук 3 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Халкы башлыча кырчылык, сөт терлекчелеге һәм дуңгызлар асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда башлангыч мәктәп ачыла, 2008 елга кадәр урта мәктәп эшли, 2009 елда – тулы булмаган урта, 2010 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2013 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты (1970 елда яңа бина төзелә), китапханә (1970 елдан, мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1985 елдан), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2020 елдан), «Мөхәммәтхафиз» (1996 елда) бар.

Мәдәният йортында «Зәңгәр шәл» театр, «Төнбоек» вокаль (2013 елдан), «Әллүки» фольклор (2016 елдан), балаларның «Карапуз» һәм «Мәрҗән» хореография (икесе дә – 2013 елдан), «Сөмбел» вокаль (2013 елдан) коллективлары һ.б. эшли.

Күренекле кешеләре

М.Х.Зарипов (1931–2017) – язучы, журналист, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.М.Фәйзуллина (1962 елда туган) – курчак театры актрисасы, Татарстан Республикасының халык артисты.

Халык саны

1870 елда – 519,
1897 елда – 742,
1906 елда – 863,
1926 елда – 800,
1949 елда – 803,
1958 елда – 623,
1970 елда – 521,
1979 елда – 459,
1989 елда – 424,
2002 елда – 387,
2010 елда – 361,
2021 елда – 362 кеше (татарлар – 98%).