Биографиясе

1975 елның 13 июлендә Казанда туган.

Пенза югары хәрби артиллерия инженерлары училищесен (1997), Казан университетын (2001), А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетын (2014) тәмамлый.

1997–2001 еллардан РФ Оборона министрлыгының хәрби вәкиллегендә (Казан) әйдәп баручы инженер ярдәмчесе. 2001–2002 елларда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Штабы инспекторы. 2002–2006 елларда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә-тирәне саклау өлкәсендәге хокук бозулар белән көрәш идарәсе штабы башлыгы.

2006–2007 елларда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында эшләр башкаручы. 2007–2008 елларда Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсендә баш киңәшче, 2008–2010 елларда идарә башлыгы урынбасары. 2010–2015 елларда Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.