Биографиясе

? – 1565 елның 4 феврале, Мәскәү.

Суздаль кенәзләре нәселеннән.

1546 елда рус гаскәрләренең Зөя тамагына юнәлдерелгән явында катнаша, чуаш һәм Тау ягы мари аксакаллары белән Россия хакимиятенә күчү турында сөйләшүләр алып бара.

1550 елда Түбән Новгородтан Зөя елгасы буена килгән гаскәр белән идарә итә, 1551 елда Зөянең Иделгә койган җирендә аның җитәкчелегендә Зөя шәһәр-кальгасы төзелә.

1552 елда Казанга каршы юнәлдерелгән яу җитәкчеләренең берсе, Казан морзасы Япанчаның атлы гаскәрен тар-мар итә.

1552 елның октябрендә Казанның наместнигы һәм беренче (баш) воеводасы итеп билгеләнә.

1552–1555 елларда Казан ханлыгы җирләрендәге халык күтәрелешен бастыру белән җитәкчелек итә.

Опричнина башлангач, Иван IV кә каршы фетнә оештыруда гаепләнә, җәзалап үтерелә.

Әдәбият

Скрынников Р.Г. Царство террора. СПб., 1992.                           

 Автор – Е.В.Липаков