Биографиясе

1943 елның 15 декабре, Казан — 2000 елның 14 феврале, шунда ук.

1967 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук, Проблемалы радиоастрономия лабораториясендә һәм радиоастрономия кафедрасында эшли, 1998 елдан радиофизика кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре метеорларны һәм метеор күренешләрен өйрәнүгә, аларны радиоэлемтәдә һәм метрологиядә гамәли куллануга карый. Плеухов вакыт шкалаларын синхронлаштыруда радиометеорлар алымын куллануның потенциаль мөмкинлекләрен тикшерә һәм 1970 еллар өчен рекордлы синхронлаштыру төгәллегенә ирешә. Атмосферада электроннар концентрациясен билгеләү алымын, кыска дулкыннар диапазонында спектраль һәм почмак үлчәү тикшерүләре өчен үлчәү стендын эшли. Ионосфераның Е катламы беришсезлекләре барлыкка китергән стохастик радиоканал характеристикаларының 2 мең км дан кыскарак трассалар өчен кыска дулкынлы радиоэлемтәне тәүлек буе алып барырга һәм 2 мең км дан озынрак трассалар өчен радиоэлемтә вакытын, эшче ешлыкны алыштырмыйча, 3–4 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирүен исәпләп таба.

Хезмәтләре

Невзаимность радиоволн в метеорном радиоканале // Изв. вузов. Радиофизика. 1988. Т. 31, № 5;

КВ канал радиосвязи на частотах выше максимально применимой частоты. К., 2000;

Спектральная обработка сигналов наклонного зондирования ионосферы с помощью параметрических методов // Изв. вузов. Радиофизика. 2000. Т. 43, № 7 (автордаш).