Тарихы

1730 елларда нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – кырчылык һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында тимерчелек, 3 вак-төякләр кибете, мәктәп (1909 елдан) эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 799 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Колбай-Мораса авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Берләш» колхозы оештырыла. 1936 елдан – Сталин исемендәге (үзәк утары – Колбай-Мораса авылы), 1961 елдан – «Алга» (үзәк утары – Колбай-Мораса авылы) колхозлары, 1994 елдан – «Алга» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан – «Алга» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан – «Мораса», 2009 елдан – «ВЗП Билярск» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

«Әминә» мәчете бар (2003 елдан).

Авыл янында археология истәлекләре – Көрнәле Әмзә I, II, III торулыклары (бронза гасыр), Көрнәле Әмзә I, II, III, IV, V авыллыклары (монголларга кадәрге болгар чоры), Көрнәле Әмзә курганы (чоры билгеләнмәгән) табыла.

Халык саны

1859 елда – 480,
1897 елда – 746,
1908 елда – 940,
1920 елда – 924,
1926 елда – 2087,
1938 елда – 257,
1949 елда – 419,
1958 елда – 151,
1970 елда – 202,
1979 елда – 167,
1989 елда – 106,
2002 елда – 79,
2010 елда – 56,
2021 елда – 36 кеше (татарлар).