Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Мәктәп бинасы. 2019

Татарстанның Арча районы Ашытбаш авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее

Революциягә кадәрге чыганакларда авыл Сенные Покосы дип атала.

1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, балта эше, мич чыгару.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, тимерчелек, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2167,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Ташкичү авыл җирлеге үзәге.

1929 елда авылда “Ашытбаш” колхозы оештырыла, 1950 елда “Кызыл Октябрь” колхозы, 1962 елдан берләштерелгән К.Якуб исемендәге колхозы составына керә, 1989 елда мөстәкыйль “Ашытбаш” колхозы булып аерылып чыга.

2014 елдан крәстиян-фермер хуҗалыгы составында. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда урта мәктәп (1970–1990 елларда тулы булмаган урта мәктәп; 2011 елда Г.Тукай исеме бирелә), балалар бакчасы (1968 елдан), мәдәният йорты (аның каршында “Ак нур” театр коллективы оештырыла), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли, мәчет (1992 елдан) бар.

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Мәчет. 2019

Татарстанның Арча районы Ашытбаш авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее

Мәдәният йорты. Татарстанның Арча районы Ашытбаш авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Авыл йорты бизәлеше. 2019

Татарстанның Арча районы Ашытбаш авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее

Күренекле кешеләре

Н.В.Касыймов (1955 елда туган) – шагыйрь, популяр татар җыр текстлары авторы.

«Ак нур» театр коллективы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 120 ир заты;
1859 елда –762,
1897 елда – 919,
1908 елда –  1117,
1920 елда – 1163,
1926 елда – 1158,
1938 елда – 1235,
1949 елда – 952,
1958 елда – 752,
1970 елда – 882,
1979 елда – 678,
1989 елда – 572,
2002 елда – 624,
2010 елда – 614,
2015 елда – 595 кеше (татарлар).

Фотограф Гыйниятов Б.А. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларга һәйкәл

Татарстанның Арча районы Ашытбаш авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы