- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әгерҗе районындагы авыл. Удмурт Республикасы белән чиктәш, Әгерҗе шәһәреннән 97 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
Авыл 1723 елдан мәгълүм.
XVIII–XIX йөзләрдә халкы дәүләт крәстияннәре һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чыпта сугу һәм олаучылык кәсепчелеге тарала.
XX йөз башында авылда тегермән эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 497,4 дисәтинә тәшкил итә.
1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Бима волостенда.
1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.
Хәзер Күләгәш авыл җирлеге составына керә.
1955 елда авыл “Коммунар” колхозы (Күләгәш авылы) составына керә, соңрак “Активист” колхозы, 1968 елда – “Красный Бор” колхозы итеп үзгәртелә.
1988 елдан – “Күләгәш” совхозы, 1995 елдан “Күләгәш” авыл хуҗалыгы кооперативы, 1997 елдан – “Күләгәш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елдан “Онар” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.
Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә (2005 елдан) эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.
Авылда башлангыч мәктәп (2006 елдан), клуб бар.
1859 елда – 128,
1887 елда – 158,
1920 елда – 204,
1926 елда – 188,
1938 елда – 217,
1949 елда – 199,
1958 елда – 188,
1970 елда – 194,
1989 елда – 138,
2002 елда – 138,
2010 елда – 129,
2015 елда – 137 кеше (марилар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.