Эчтәлек

Биографиясе

1942 елның 11 гыйнвары — 1990 елның 18 марты, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1969).

«Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Казан), тренерлары — Н.И.Моряшичев, А.Г.Мазур.

1961–1970 елларда ЦСКА командасында, Казакъстан, РСФСР, СССР җыелма командаларында чыгыш ясый. СССР (1960, яшүсмерләр арасында, көмеш), РСФСР (1966) чемпионатларында, Европа турнирларында, «Динамо», «Буревестник», «Локомотив» спорт җәмгыятьләренең бөтенсоюз чемпионатларында (яшьләр арасында иң җиңел авырлыкта) җиңүче (призёр).

1969–1990 елларда ТАССР МС каршындагы Физик культура һәм спорт комитетының Республика югары спорт осталыгы мәктәбендә тренер.

Шәрәфетдинов татар-башкорт спорт көрәше үсешенә өлеш кертә.