Биографиясе

1912 елның 12 октябре, хәзер Орёл өлкәсенең Малоархангельск районы Васильевка авылы — 1992 елның 14 октябре, Казан.

Мәскәү ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1936) шунда ук эшли.

1940 елдан Бурят-Монголия зооветеринария институтында, фармакология кафедрасы мөдире (1944 елдан).

1958–1988 елларда Казан ветеринария институтының фармакология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фосфорорганик кушылмалар, фенотиазин препаратлары, новокаин, синтетик мочевина, күкерторганик кушылмаларны, гербицидлар токсикологиясен өйрәнүгә карый. Бурятия үләннәренең фармакологик ресурсларын тикшерә, төрле фармакология динамикалы күп кенә үлән препаратларының, синтетик кушылмаларның фармакологиясен өйрәнә.

Хезмәтләре     

Вклад Казанских учёных в фармакологию // Ветеринария. 1973. № 5; 

Лечебные свойства сульфона // Ветеринария. 1975. № 1 (автордаш); 

Применение лекарственных растений в ветеринарии // Ветеринария. 1981. № 7 (автордаш).

Әдәбият     

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.