Биографиясе

1865 елның 20 октябре, Казан — 1944 елның 6 марты, Мәскәү.

П.И.Котельниковның улы.

1888 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Ксения кыз балалар гимназиясендә, Киев политехник институтында (1900–1903), Казан (1904–1914) һәм Киев (1914–1924) университетларында укыта. 1924 елдан Н.Э.Бауман исемендәге Югары техник училище, Транспорт инженерлары институты һәм Мәскәүнең башка югары уку йортлары, бер үк вакытта Н.Е.Жуковский исемендәге Үзәк аэрогидродинамика институты (1930 елдан) профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гидродинамикага, график динамикага, винтлар теориясенә, кватернионнар һәм комплекслы саннар теориясенең геометриядә һәм механикада кулланылышына карый.

Котельников нәевклид фәзаларда механика һәм векторлы исәпләүләрнең нигезен сала; Н.И.Лобачевский геометриясенең (кара Лобачевский геометриясе), Эйнштейн һәм Галилей–Ньютон механикаларының оригиналь интерпретацияләрен тәкъдим итә.

Механикада векторлы исәпләүләр кулланулы дәреслекләр авторы.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1943). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре 

Винтовое счисление и некоторые приложения его к геометрии и механике. К., 1895;

Винты и комплексные числа. К., 1896;

Введение в теоретическую механику. М.–Л., 1925;

Некоторые применения идей Лобачевского в механике и физике. М.–Л., 1950 (автордаш).

Әдәбият 

Александр Петрович Котельников (1865–1944). М., 1968.