Биографиясе

? – 1613 елның 26 декабре, Казан.

1606–1613 елларда Казан һәм Зөя митрополиты. 1609–1610 елларда патша Василий Шуйскийга теләктәшлек итә. 1611 елда Беренче ополчениегә баручы Казан гаскәренә Казан Мәрьям Ана иконасын тапшыра. Патриарх Гермоген кулга алынып, Ефрем иң югары дәрәҗәле архиерей булып калганнан соң, шәһәрләргә К.Минин һәм Д.Пожарский ополчениесен оештырырга ярдәм иткән хатлар тарата. 1613 елда Земский соборда катнаша. 1613 елның 11 июлендә Михаил Фёдорович Романовка патша таҗы кидерү тантанасында була.

Казан Кремлендәге Спас-Преображенье монастыре ишегалдындагы куышлыкта җирләнә. Сөякләре 1995 елның 13 сентябрендә эзләп табыла, Сретенье храмында (Петропавел соборының түбән чиркәвендә) саклана.

Әдәбият

Казанский митрополит Ефрем, венчавший на царство Михаила Фёдоровича Романова. Казань, 1908;

Святитель Ефрем, митрополит Казанский и Свияжский: К 300-летию со дня его блаженной кончины. Казань, 1914;

Мухин В. Митрополит Казанский и Свияжский Ефрем. Казань, 1996.