Биографиясе

1921 елның 23 июле, Әгерҗе авылы, хәзер шул ук исемле шәһәр – 2001 елның 17 ноябре, Казан.

1946 елда Казан университетын тәмамлый.

1950 елдан Мари, 1952 елдан Казан педагогия институтларында.

1957–1995 елларда Казан университетында, радиоэлектроника кафедрасы профессор (1981 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ферромагнетикларның үзлекләрен өйрәнүгә, ТМР һәм куертылган мохиттәге импульслы спектроскопиягә карый.

Ферромагнетикларның резонанс шартларында электр үткәрүчәнлегенең үзгәрүен ачыклый.

СССРда беренче мәртәбә спин кайтавазы сигналларын күзәтә (1959 ел, бергәләп), төшнең магнитлавын синхрон тоту буенча тәҗрибәләр һәм аны каты җисемнәрдә координаталарның әйләнмә системасына карата тикшерү уздыра (бергәләп), үтә нәзек дәрәҗәләрдәге икеле төш-төш резонансын һәм уртак диполь системасы аша тәэсирләнү тапшырылуын тикшерә.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Измерение времени поперечной релаксации в водных растворах парамагнитных солей методом спинового эха // Журн. эксперим. и теорет. физики. 1959. Т. 37 (автордаш);

Ядерная магнитная релаксация, вызванная случайными переориентациями молекул в кристаллах // Журн. эксперим. и теорет. физики. 1972. Т. 62 (автордаш);

Импульсное изменение температуры резервуара диполь-дипольных взаимодействий в двойном ядерно-ядерном резонансе // Журн. эксперим. и теорет. физики. 1976. Т. 70.

Автор – Р.Г.Усманов