Биографиясе

1910 елның 16 августы, Әгерҗе шәһәре — 1977 елның 13 мае, Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәре.

Первоуральскида заводта эшли. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 175 нче гвардия укчылар полкы (5 нче гвардия армиясенең 58 нче гвардия укчылар дивизиясе) разведчигы. Воронеж, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Кировоград (1944), Львов-Сандомир (1944) һәм Түбән Силезия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 11 сентябренә каршы төндә Мелец шәһәреннән (Польша) көнбатыштарак барган сугышта батырлык күрсәтә. Дошманның 10 лап солдатын юк итә, «тел»не кулга төшерә.

1944 елның 28 октябренә каршы төндә Новы-Корчин (Польша) шәһәре тирәсендәге разведка операциясендә разведка төркеме белән дошман урнашкан җиргә үтеп керә, берничә солдатны юк итә, берсен әсирлеккә ала.

Дёберн (хәзер Добжень-Вельки, Польша) торак пункты янында Одер елгасын кичкәндә дошманның 10 лап солдатын юкка чыгара.

Демобилизацияләнгәч (1945), Первоуральскида заводта эшли.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин