Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 2182 кв.км. Үзәге – Малаяз авылы (Уфа шәһәреннән 183 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 24988 (2015 ел), шул исәптән татарлар – 5497 кеше.

Районда җиде татар, ике башкорт-татар, ике башкорт-рус-татар, ике татар-рус торак пункты бар. Иң зур татар авыллары: Нәсибаш (2015 елда – 1098 кеше, шулардан татарлар – 1063 кеше), Лаклы (1035 кеше, шулардан татарлар – 970 кеше), Таймый (681 кеше, шулардан татарлар – 592 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

2001–2002 елларда Усть‑Катав шәһәрендә (Чиләбе өлкәсе) Усть‑Катав һәм Салават районы башкортлары һәм татарларының I һәм II корылтайлары булып уза.

Районның бер мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, биш мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Күренекле кешеләре

Салават районында:

  • генералмайор Х.Г.Ганиев (Малаяз авылы),
  • медицина фәннәре докторы Г.Ф.Хәбирова (Малаяз авылы),
  • филология фәннәре докторы, ТР ФА мөхбир әгъзасы Ф.Ә.Ганиев (Нәсибаш авылы) һәм Г.Г.Сәгъдиев (Саади) (Таймый авылы),
  • фольклорчы, тел галиме, ТАССРның халык язучысы Н.С.Исәнбәт (Малаяз авыл),
  • әдәбият галиме, текстолог, тәрҗемәче Р.Р.Гайнанов (Нәсибаш авылы),
  • тел галиме З.Р.Садыйкова (Нәсибаш авылы),
  • журналист, педагог М.Р.Әхмәтҗанов (Нәсибаш авылы) туган.