Биографиясе

1831 елның 5 октябре, Иркутск губернасы, Верхоленск өязе Анга авылы — 1876 елның 27 феврале, Иркутск шәһәре.

Иркутск руханилар училищесен (1845), Иркутск руханилар семинариясен (1852), Казан руханилар акаде миясен (1856) тәмамлый.

Казан руханилар академиясендә (1856–1860), Казан университетында (1860–1861) рус тарихын укыта.

Студентларның яшерен «Казан студентлары китапханәсе» революцион түгәрәге әгъзасы, аның программасы авторы. Түгәрәк утырышларының берсендә Щапов «Конституция турында» лекциясен укый һәм анда: «Россиянең бөтен намуслы кешеләре»нең иң мөһим бурычы— хәбәрдарлык өчен көрәш. «Конституция сүз иреген бирергә һәм гарантияләргә тиеш», — ди. Аның фикеренчә, Пётр I дәверенә кадәр Россиядә булган «земство халык киңәшлеге» — халык үзе төзиячәк һәм «халык үзидарәсе рәвешендә дөньяга киләчәк» Конституциянең төп үрнәге.

1861 елның 16 апрелендә Казан губернасының Спас өязе Бизнә авылында атып үтерелгән крәстияннәрне искә алу уңаеннан үткәрелгән Куртина чиркәвендәге панихидада нотык сөйли, аны «Яшәсен демократик Конституция!» сүзләре белән тәмамлый. Бу чыгышы өчен Щаповны Санкт-Петербургка чакырталар, юлда чагында кулга алалар. Тикшерү вакытында император Александр II гә ике мөрәҗәгать яза, анда исә Россиядә үткәреләсе реформалар программасын бәян итә. Бу мөрәҗәгатьләргә эчке эшләр министры П.А.Валуев игътибар итеп, Щаповны Россия Эчке эшләр министрлыгына чиновник итеп билгели.

1862 елда Щапов дәүләт хезмәтеннән китә; фәнни һәм публицистик эшләр белән шөгыльләнә, «Современник», «Русское слово» журналлары белән хезмәттәшлек итә.

1864 елда «ышанычсызлыгы» сәбәпле туган җиренә (Анга авылы) сөрелә, бераздан Иркутскига күчерелә, анда гыйльми эшчәнлеген дәвам итә. «Дело», «Записки Сибирского отдела Русского Географического общества» журналларына языша. Рус география җәмгыятенең Себер бүлеге идарәсе әгъзасы, этнограф буларак Турухан краена (1866), Иркутск губернасының Верхоленск һәм Балаганск округларына (1874) оештырылган экспедицияләрдә катнаша.

Туберкулёздан үлә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Себер, чиркәү таркалышы һәм иске дин тарафдарлары, XVII йөз земство соборлары тарихына карый.

Щапов Казанга Соловки монастыреннан алып кайткан кулъязмалар җыелмасы нигезендә «XVII йөздәге һәм XVIII йөзнең беренче яртысындагы рус чиркәвенең һәм гражданлыкның эчке халәтенә бәйләп рус иске дин тарафдарлыгы таркалашын тикшерү» («Русский раскол старообрядчества, рассматриваемый в связи с внутренним состоянием русской церкви и гражданственности в XVII веке и первой половине XVII века», 1858; 2 нче басмасы — 1859) темасына магистрлык диссертациясе яза.

Казан университеты студентлары өчен әзерләгән лекцияләр курсын үзенең «земство өлкәчелеге» теориясенә нигезләп төзи: 1 нче бүлеге — «Өлкәләрне төзегәннән алып Болгавыр чорга кадәр рус халкы тарихының земство-өлкә формасы» («Земско-областная форма исторической жизни русского народа от основания областей до Смутного времени»), 2 нче бүлеге — «Рус халкы тарихының дәүләт-союз формасы (XVIII йөздән алып безнең заманга кадәр)» («Государственно-союзная форма исторической жизни русского народа (от XVIII в. до нашего времени)»).

Щапов, башка рус тарихчыларыннан аермалы буларак, Россия тарихын кенәзләр һәм патшалар тарихы итеп түгел, ә бәлки халык тарихы итеп каравын ассызыклап әйтә. Ул Пётр I гә кадәрге Россия тарихын, община, вече, казаклар кругы, өлкә һәм земство советларын идеаллаштыра. Аның фикеренчә, ул чорларда һәр шәһәр үзенең өязе белән бергә мөстәкыйль берәмлек, ирекле өлкә общинасын тәшкил иткән, «киң даирәле земстволы юридик төзелешкә һәм мөстәкыйль үсешкә» ия булган.

Соңга таба, сөргендә чагында, Щапов өлкәчелек теориясен тәнкыйтьли; Н.Г.Чернышевский, Д.И.Писарев, Г.Т.Бокль һәм позитивистларның идеяләре йогынтысында рус халкы үсешенең тарихи закончалыкларын табигый-фәнни алымнар ярдәмендә тикшерә.

Щапов алга сөргән фикерләр тәэсирендә рус тарих фәнендә үз заманы өчен алгарышлы булган, халык тарихына географик фактор һәм икътисад йогынтысын тикшерүгә юнәлдерелгән тенденция ярала.

Хезмәтләре                                 

Сочинения: В 3 т. СПб., 1906–08; 

Собрание сочинений. Иркутск, 1937.

Әдәбият                

Аристов Н.Я. Афанасий Прокофьевич Щапов. СПб., 1883; 

Вульфсон Г.Н. Глашатай свободы: Страницы из жизни Афанасия Прокофьевича Щапова. К., 1984.

Автор — Л.М.Айнетдинова