Биографиясе

1931 елның 2 октябре, Ижевск шәһәре — 1991 елның 27 июне, Казан.

1947–1949 елларда Ижевскида һөнәри-сәнгать училищесендә укый, Рәссамнар берлегенең удмурт бүлеге каршындагы сынлы сәнгать студиясендә М.В.Балагушин һәм В.А.Жарскийда шөгыльләнә.

1949–1950 елларда Удмурт драма театрында декорацияләр эшләүче рәссам.

Казан сынлы сәнгать училищесен (1952), И.Е.Репин исемендәге Нәкышь, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый (1958), Ю.М.Непринцев җитәкчелегендәге станлы нәкышь бүлегендә белгечлек ала.

1958 елдан Казанда яши һәм эшли, Казан сәнгать училищесендә укыта.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1968).

Иҗаты

Б.И.Майоров. «Шуклык». 1954

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Киң иҗат диапазонлы рәссам Майоров рәсем сәнгатенең төрле жанрларында: көнкүреш, пейзаж, натюрморт өлкәләрендә эшли. Аның иҗатында портрет жанры аерым урын алып тора. Майоровның «Виолончелист портреты» (1967), «Угыл» (1969) һ.б. әсәрләре геройларының рухи дөньясына тирән үтеп керә алуын күрсәтә.

Пейзажлары («Идел ага», 1979 һ.б.) хисле булулары, төсләрнең тыйнаклыгы белән җәлеп итә. «Тәрәзә йөзлеге белән натюрморт» (1976), «Кашкарыйлар белән натюрморт» (1982) картиналарының төс-буяулар затлылыгы сокландыра. Майоров рәсем остасы да була («Хатын-кыз портреты», «Ир-ат портреты» — икесе дә карандаш белән, 1962).

Б.И.Майоров. «Виолончелист портреты». 1967

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1959 елдан), зона — «Зур Идел» (1964 елдан 1991 елга кадәр); бөтенроссия — «Совет Россиясе» (Мәскәү, 1970); «РСФСР автономияле республикалар рәссамнары әсәрләре» (Мәскәү, 1971); РСФСР сәнгать училищеләре укытучыларының хезмәтләре (Мәскәү, 1974) күргәзмәләрендә катнаша.

Майоровның шәхси күргәзмәсе 1991 елда (Казан) уза (вафатыннан соң).

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Әлмәт картиналар галереясында саклана.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии: Биографический справочник. Казань, 1975.

Червонная С.М. Живопись автономных республик РСФСР (1917–1977). Москва, 1978.

Валеева Д.К. Все богатство палитры // Цвети, мой Татарстан. Казань, 1980.

Файнберг А.Б. Художники Татарии. Ленинград, 1983.