Киң таралганнар.

Татарстан территориясендә зур он коңгызлары (Tenebrio molitor) һәм кечкенә он коңгызлары (Tribolium confusum) бар.

Зур он коңгызларының озынлыгы 12-16 мм, кара яки көрән төстә, сасы исле. Йортларда һәм складларда онда, икмәк ризыкларында, көрпәдә, сирәк кенә туфракта һәм чери торган үзагачта яши. Личинкалары (ашлык кортлары) ачык сары төстә.

Кечкенә он коңгызлары 3-4 мм озынлыкта, кызыл-җирән төстә. Җылы биналарда елына берничә буын бирә.

Он, икмәк ризыкларын ярма, борчак, тәмәкене зарарлыйлар.