Авылга XVI йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX  йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була. XX йөз башында мәдрәсә, 2 җил тегермәне, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1170,6 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Зур Тояба волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Тәтеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 14 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Чирмешән авыл җирлеге составына керә.

Авыл 1930 елдан – “Кызыл Байрак” колхозы, 1958 елдан – Вахитов исемендәге колхоз, 1995 елдан “Яңа юл” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә.

Халкы күбесенчә “Яңа юл” җәмгыятендә эшли, кырчылык, дуңгызчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

2012 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Балалар бакчасы, клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Ш.Р.Сайкин (1900–1999) – филолог, мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр авторы.

Ф.Н.Фәсхетдинов (1944–2012) – скульптор, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар язучылары һәйкәлләре һәм бюстлары (Ф.Әмирхан, Ф.Бурнаш, М.Җәлил, Н.Исәнбәт, Һ.Такташ, К.Тинчурин, Г.Тукай, Ш.Усманов, М.Фәйзи), шәһәр тибындагы Апас поселогында куелган “Ана” һәйкәле (2000) авторы.

Халык саны

1782 елда – 84 ир заты;
1859 елда – 524,
1897 елда – 1020,
1908 елда – 1445,
1920 елда – 1192,
1926 елда – 907,
1938 елда – 995,
1949 елда – 618,
1958 елда – 364,
1970 елда – 399,
1979 елда – 304,
1989 елда – 200,
2002 елда – 185,
2010 елда – 163,
2015 елда – 167 кеше (татарлар).