Биографиясе

1931 елның 17 феврале, Новороссийск шәһәре — 2015 елның 27 сентябре, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1954), шунда ук эшли, геологик эзләнүләрнең геофизик алымнары кафедрасы мөдире (1979–1997).

Хезмәтләре углеводород чыганакларын эзләү һәм разведкалауның геофизик алымнарына карый. Геофизик разведкалау өчен гадәти электр кырлары куллану буенча фәнни юнәлешкә нигез салучыларның берсе. Электр кулланылышлы кыр разведкасы эшләре күләмен санга күчереп исәпләү ысулын, нефть-газ катламнарын геофизик ысуллар белән билгеләү методикасын, бертөрле диярлек кырдагы скважиналар электрометриясе алымын эшли.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Электрометрия скважин в квазиоднородном поле. К., 1984; 

Исследование скважин большими градиент-зондами. М., 1990.