Тарихы

Авыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (элекке ясаклы татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, балта эше, такта яру, курыс төшерү-мунчала ясау кәсепчелеге, шулай ук щетка ясау таралган була.

XIX йөз башында салынган һәм 1872 елда янып киткән мәчет урынына 1873 елда Казан губерна идарәсе технигы И.А.Александров проекты буенча яңа мәчет төзелә (хәзерге вакытта эшли, 1991−1992 елларда реконстркуцияләнә).

XX йөз башында авылда шулай ук мәктәп, җил тегермәне, 5 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1718,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кукмара волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Дөбъяз, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Олы Җәке авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “№1 Йолдыз” колхозы оештырыла, 1950 елда “Алга” колхозына үзгәртелә. 1957 елдан “Ключи” кошчылык совхозы составында (үзәк утары Большие Ключи авылында), 1969 елдан авылда “Уразлы” җимеш-яшелчә совхозының үзәк утары урнаша, аның составына шулай ук Каратмән, Никольский, Уразлы, Үтәнгеш торак пунктлары керә; 1994 елдан “Уразлы” күмәк предприятиесе, 2001−2013 елларда “Уразлы”, “Җәке”, “Прогресс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

2012 елдан бакча җиләге һәм аның үсентесен үстерүче “Ягодная долина” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, крәстиян фермер хуҗалыгы (кошчылык, ит-сөт терлекчелеге, яшелчәчелек, җиләк-җимеш үстерү) эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла (1933 елда агачтан яңа бина төзелә), 1940 елда − җидееллык, 1941 елда – сигезьеллык, 1988 елда – урта (кирпечтән яңа бина төзелә), 2018 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә (1995 елда аның каршында төбәкне өйрәнү музее ачыла, җитәкчесе – И.Г.Зарипова).

Шулай ук “Чулпан” балалар бакчасы (1987 елдан), мәдәният йорты (аның каршында “Хәтирә” фольклор ансамбле эшли), китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан күп функцияле үзәктә), мәчет (1992 елдан) эшли.

1975−2000 елларда авыл территориясендә “Яшьләр” спорт һәм хезмәт лагеры эшли.

Иске зиратта 1575 елга караучы таш кабер ташы сакланган.

Авыл белән янәшә ТРның табигать истәлекләре − “Фәхри Яры” һәм “Кишәнгер” ерым-сызалар системасы урнашкан (1981 ел).

Күренекле кешеләре

Р.И.Сафин (1940−2014) – спортчы (чаңгы спорты – биатлон), СССРның атказанган спорт остасы, дөнья (1969−1971, 1973 еллар), Олимпия уеннары чемпионы (1972 ел), “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Авыл белән язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре – А.Ф.Вергазовның тормышы һәм эшчәнлеге бәйле, авыл мәктәбендә директор булып эшли (1958−1964 елларда).

Халык саны

1782 елда — 138 ир заты;
1859 елда — 745,
1897 елда — 976,
1908 елда — 1130,
1920 елда — 1037,
1926 елда — 1259,
1938 елда — 997,
1949 елда — 300,
1958 елда — 613,
1970 елда — 651,
1979 елда — 611,
1989 елда — 594,
2002 елда — 583,
2010 елда — 588,
2017 елда — 561 кеше (татарлар).