Биографиясе

1884 елның 2 марты, Калуга шәһәре – 1952 елның 5 марты, Ницца шәһәре, Франция.

Беренчел сәнгать белемен П.И.Сычёв исемендәге Орёл рәсем мәктәбендә һәм Гольдблатның Петербург рәсем сәнгате классларында ала, 1903 елда Казан сәнгать мәктәбенең архитектура бүлеген К.Л.Мюфке һәм Ф.Р.Амлонгта  тәмамлый.

1903–1913 елларда (өзеклек белән) Сәнгать академиясенең Югары сәнгать училищесендә архитектура бүлегендә укый. Рәссам-архитектор исеме 1915 елда бирелә.

1907–1908 елларда К.Ф.Юонның Мәскәү студиясендә шөгыльләнә.

1904–1905, 1907 елларда Россия, Франция, Италия, Швейцария, Германия, Польша буйлап сәяхәт итә.

Иҗаты

1900–1910 елларда «Древлянские напевы», «Храмы и жилища», «Из средневековья», «Дворцы, виллы и сады», «Памятники архитектурной старины в России», «Казань», «Старая Варшава», «По городам Италии», «Старый Париж», «Старый и новый Петербург» архитектура рәсемнәре сериясен иҗат итә. «Старые годы», «Зодчий», «Столица и усадьба», «Аполлон» журналларында хезмәттәшлек итә. Күп санда экслибрислар һәм китапларны бизәүне башкара. «Сәнгать дөньясы» берләшмәсенә керә.

Мәкаләләр, очерк-юл күрсәткечләр, архитектура тарихы буенча монографияләр яза, мәдәни мирасны саклау буенча чыгыш ясый, беренчеләрдән булып рус провинциясе архитектурасының тарихи һәм сәнгати әһәмиятенә игътибар итә. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң Сәнгать эшләре буенча аерым киңәшмә, Музей эшләре буенча бөтенроссия колегиясе әгъзасы була һәм Царское село һәйкәлләрен исемлеккә теркәү һәм реставрацияләү буенча эш алып баручы Царское село сәнгать-тарих комиссиясен җитәкли. 1918–1919 елларда Бөтенукраина тарихи һәм борынгы ядкәрләрне саклау комитетының архитектура бүлеге рәисе була, Б.И.Ханенконың шәхси коллекциясе җирлегендә сәнгать музеен оештыра һәм җитәкли (хәзер Киев көнчыгыш һәм көнбатыш сәнгате музее), экспонатларның исемлеген һәм каталогын төзи.

1919–1920 елларда Ялтада яши. 1920 елда Константинопольгә китә. Төрле елларда – Франция, Италия. Португалия, Германиядә, 1940 елдан Англиядә яши; Европа буенча күп сәяхәт итә. Рус рәссамнарының, шул исәптән үзенең күргәзмәләрен оештыра һәм уздыра, Рус сәнгать тарихы институтында (Париж) архитектура тарихы бүлеген җитәкли. «Сполохи», «Жар-птица», «Накануне», «Последние новости» басмаларында, «Apollo», «The Studio», «Beaux arts» журналларында хезмәттәшлек итә. «Среди коллекционеров», «Жизнь искусства», «Красная панорама» совет басмаларында чит ил хәбәрчесе була. Рус, украин, француз, немец, инглиз телләрендә мәкаләләр бастыра. Бөтеневропа контекстында рус сәнгатен өйрәнүгә, шулай ук Италиянең Яңарыш архитектурасы тикшеренүләренә зур өлеш кертә. Казанда уку елларында беренче булып борынгы һәйкәлләрнең, аерым алганда Иоанн-Предтеча монастыреның архитектура үлчәмен башкаруга игътибар бирә. 1909–1912 елларда  «Главы Казанского кафедрального собора», «Вид на кремль», «Успенский собор Зилантова монастыря», «Церковь Св. Алексея Московского», «Храм Введения Кизического монастыря», «Успенский собор Свияжского монастыря», «Вознесенская церковь Свияжского мужского монастыря», «Чёрная палата. Болгары» рәсемнәрен иҗат итә. Лукомский рәсемнәре Казанның П.М.Дульский, П.М.Сенников-Сперанский, А.И.Трапицын һәм башка рәссамнарында Казан, Зөя, Болгар шәһәрләренең архитектура истәлекләренә кызыксыну уята һәм алар XX йөздә архитектура графикасы үсеше башлануга нигез салалар.

Күргәзмәләрдә катнашуы: «Рус рәссамнары берлеге» (Петербург, Мәскәү, 1909–1910), Рәссамнарның Мәскәүдәге иҗаты (Мәскәү, 1910), «Сәнгать дөньясы» (Санкт-Петербург, 1910), «Парижда рус сәнгате күргәзмәсе» (1910). 1920–1930 елларда Париж һәм Лондон галереяларында үзенең эшләрен күргәзмәләргә куя. Россиядә шәхси күргәзмәләре: Санкт-Петербургта (1910), Киевта (1910), Казанда (1928).

Әсәрләре Рус музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Франция, Италия, Люксембург музейларында, шәхси җыелмаларда саклана.

Хезмәтләре

О художественной архитектуре провинции. СПб., 1912; 

Прогулки по старым кварталам Парижа. СПб., 1912; 

Галиция в её старине. П., 1915; 

Царское Село. Мюнхен, 1923; 

Художник и революция. Берлин, 1923; 

Задачи русского искусства за пределами СССР. Париж, 1925.

Әдәбият

Дульский П.М. Казань в графике Г.К.Лукомского. К., 1920; 

Георгий Крексентьевич Лукомский. К., 1928.

Автор — Е.П.Ключевская