VIII–Х йөзләрдә Кырым ярымутравында Византия-хәзәрләр мөнәсәбәтләрендә автор берничә чорны аерып күрсәтә, аларның һәркайсының үз үзенчәлеге бар:

1. VII йөз ахыры – VIII йөз уртасы. Византия хакимиятен үзләренә ясак түләргә мәҗбүр итеп, хәзәрләрнең ярымутрау чигенә чыгуы. Шуның белән бергә хәзәрләр матди бүләкләү өчен Византиянең эчке низагларында да катнашалар, әле бер,әле икенче партия ягында булалар.

2. VIII йөзнең 50–60 еллары – 70 еллары. Хәзәр каганлыгы халкының бер өлешенең Византия хакимиятләре рөхсәте белән һәм контролендә Кырым территориясенә күченүе (нигездә Керчь ярымутравы).

3. VIII йөзнең 80 еллары – IX йөзнең 30 елларының беренче яртысы. Хәзәрләрнең Кырымның көньяк-көнбатыш өлешенә җәелүе, ә җирле халык күтәрелешен бастырганнан соң, ярымутрауның зур өлешен басып алуы.

4. IX йөзнең 30 елларының икенче яртысы – IX йөзнең 70–80 еллары. Хәзәр патшалыгының көчсезләнүе фемалар оешуга китерә. Ул чор азагына хәзәрләр, Кырымда калырга тырышуларына карамастан, аннан китәргә мәҗбүр булалар.

5. IX йөз ахыры – X йөз уртасы. Хәзәрләрнең Кырымга һөҗүм итәргә омтылулары, ихтимал алар Кырымны үз җирләре дип санауны дәвам итәләр, нигездә Византия хакимиятләре тарафыннан туктатыла.

Сылтама ясау өчен: Могаричев Ю.М. Крым в VIII–Х вв.: проблема хазарского присутствия // Научный Татарстан. 2010. №4. С.66–78.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Юрий Миронович Могаричев, тарих фәннәре докторы, профессор.