Эчтәлек

Казанда 1719 елда нигезләнә.

Җитештерүне оештыру өчен инглиз мастеры чакыртыла, ул рус өйрәнчекләрен күнчелек эшенә өйрәтергә тиеш була. Завод помпа күне җитештерә, аннан помпалар — суднолардан су суырту насослары эшләп чыгаралар.

Башта Постаучылар бистәсе территориясендә урнашкан була. Помпа каеш-күннәре заводында ел саен 300 дән алып 400 гә кадәр тире эшкәртелә. 1720–1814 елларда 31,5 мең помпа күне җитештерелә. Табан күне һәм юфть эшләнә. Помпа каеш-күннәре заводы күннәре Казан адмиралтействосына, Санкт-Петербург, Әстерхан, Архангельск шәһәрләренә җибәрелә.

XIX йөз башына помпа каеш-күннәре заводы, М.Н.Пинегин сүзләренә караганда, «җимерелә башлый», аның тирә-ягында корылмалар тыгыз урнашкан булу сәбәпле, янгын куркынычы арта. 1812 елда ул Адмиралтейство бистәсенә, Казансу ярына, Елантау монастыре белән адмиралтейство арасына күчерелә. Завод өчен 10 агач бина төзелә, урнашу рәвеше белән алар дүртпочмаклы ишегалды барлыкка китерәләр; юфть эшкәртү өчен аерым биналар корыла.

Казан адмиралтействосы ябылгач (1829), помпа каеш-күннәре заводы шәхси затларга сатыла. Н.П.Загоскин әйтүенчә, 1870 елларда «... аның ярым җимерек агач корылмаларын Елантау һәм язгы пристаньнар арасында күрергә мөмкин була».

Әдәбият

Пинегин М. Казань в её прошлом и настоящем. СПб., 1890; Загоскин Н.П. Спутник по Казани. К., 1895.

Авторлар — И.Р.Вәлиуллин