Биографиясе

1894 ел, Мәскәү – 1965 ел, шунда ук.

Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1925 ел), университетның халыкларны өйрәнү һәм археологик музейларында, Дәүләт тарих музеенда эшли.

1936–1962 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Материаль культура тарихы институтында, 1959 елдан Археология институтында фәнни хезмәткәр.

Бөек Ватан сугышы елларында институт белән бергә Алабуга шәһәрендә эвакуациядә була.

Татарстанда археологик казу эшләрендә катнаша.

Хезмәтләре Идел-Урал төбәге бронза һәм башлангыч тимер гасырлар тарихына, Ананьино археологик культурасына карый.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

История населения Прикамья в ананьинскую эпоху // Материалы и исследования по археологии СССР. 1952. № 30;

Памятники эпохи поздней бронзы в Приказанском Поволжье и Нижнем Прикамье // Материалы и исследования по археологии СССР. 1960. № 80.

Культуры поздней бронзы в Прикамье в связи с вопросом о сложении ананьинской культуры // Советская археология. 1957. № 2.                

Автор – Е.П.Казаков