Тарихы

XVII йөздән мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, өс һәм баш киемнәре тегү, көнлекчелектә эшләү кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет (1871 елда төзелә), мәктәп, 1 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 611 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Суыксу авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Безнең көч” колхозы оештырыла. 1950 елда колхоз Вахитов исемендәге колхозга кушыла (Кече Рәс авылы). Соңрак Ульянов исемендәге колхоз (колхоз идарәсе Суыксу авылында урнаша) эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 52 ир-ат;
1859 елда – 70,
1897 елда – 158,
1908 елда – 217,
1920 елда – 386,
1938 елда – 383,
1949 елда – 271,
1958 елда – 169,
1970 елда – 112,
1989 елда – 86,
2002 елда – 76,
2010 елда – 79,
2017 елда – 68 кеше (татарлар).