1920 еллар башында, башка мәгълүматлар буенча – 1930 елда Соколка авылыннан күчеп утыручылар тарафыннан нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан вакытыннан  ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Подгорный авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елдан берләштерелгән “Сокольский” совхозы составына керә, 1967 елда “Сумароковский” совхозы итеп үзгәртелә.

Халык саны

1926 елда – 85,
1938 елда – 72,
1958 елда – 21,
1970 елда – 25,
1979 елда – 16,
1989 елда – 9,
2002 елда – 6,
2010 елда – 20,
2015 елда – 10 кеше (руслар).