- РУС
- ТАТ
Татарстанның Минзәлә районындагы авыл. Минзәлә шәһәреннән 33 км көньяк-көнбатыштарак, Минзәлә елгасы буенда урнашкан
1714 елда нигез салына.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук көнлекчелек кәсепчелеге тарала.
Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша.
1896 елдан мәчет эшли (1938 елда ябыла).
Авыл җәмәгатенең имана җире 604 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде‑Останково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Минзәлә районында.
Хәзер Наратлы Кичү авыл җирлеге составына керә.
1931 елда авылда берүк исемдәге колхоз оештырыла, 1950 елда – “Победа” колхозы, 1958 елда Мичурин исемендәге колхоз составына керә. 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.
Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1930–2014 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли (1966 елда яңа бина төзелә, 2006 елда клуб бинасына күчерелә).
Авылда клуб (1974 елдан) бар.
Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла: Исәнгол авыллыгы (гомум болгар чоры истәлеге).
1859 елда – 188,
1870 елда – 198,
1908 елда – 363,
1913 елда – 409,
1920 елда – 422,
1926 елда – 302,
1938 елда – 238,
1949 елда – 166,
1958 елда – 114,
1970 елда – 165,
1979 елда – 145,
1989 елда – 114,
2002 елда – 108,
2010 елда – 102,
2017 елда – 90 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.