Биографиясе

1937 елның 13 гыйнварында Краснодар краеның Выселки районы Березанская станицасында туган.

1959 елда Пятигорск фармацевтика институтын тәмамлый. 1959 елдан Казандагы 16 нчы даруханәдә, 1962 елдан даруханәләр челтәре бүлеге мөдире, 1965 елдан ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика даруханәләр идарәсе башлыгы урынбасары, 1968 елдан ТАССР Министрлар Советының Даруханәләр идарәсе башлыгы урынбасары, 1979 елдан Даруханәләр идарәсе башлыгы.

1988 елдан ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының «Фармация» җитештерү берләшмәсе генераль директоры, бер үк вакытта министр урынбасары. 1992–1993 елларда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «Татарстанфармация» предприятиесе генераль директоры.

Татарстанда фармация тарихына багышланган басмалары дөнья күрә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Вехи истории фармации Татарстана (взгляд специалиста). Казань, 2001.

Страницы летописи фармации. Казань, 2004.