Тарихы

Революциягә кадәрге чыганакларда Кротковка исеме белән билгеле.

Беренче мәгълүматларга караганда, авылга XVIII йөз ахырында алпавыт А.Кротков тарафыннан, икенчесенә караганда – 1710 – 1711 елларда нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (Кротковлар, Дворниковлар, Бутлеровларга карый). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1869 елда авылда алпавыт А.Н.Аксаков акчасына таштан Воскресение Христово храмы төзелә (1917 елда ябыла, совет чорында бинада ашлык саклау урыны урнаша, 1946 елда сул як өлеше сүтелә, аннан – уң ягы, төрбәсе сакланган, тарихи-мәдәни мирас истәлеге).

1912 елгы мәгълүматларга караганда авылда чиркәү-приход мәктәбе эшли.

1908 – 1911 елларда җирле җирбиләүче Бутлеровлар акчасына Александровка спирт заводы төзелә (1916 елга кадәр биналар комплексы сакланган: контора, җитештерү корпусы, склад бүлмәләре, эклектика стилендәге сәнәгать истәлекләре).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Александровка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы районында.

Хәзер Александровка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “13-й год Октября” колхозы оештырыла, 1932 елда “Александровка” совхозы итеп үзгәртелә, 1952 елда – “Рассвет” колхозы, 1957 елда – “Жданов” колхозы, 1966 елда – “Александровка” терлек симертү совхозы, 1993 елда – “Александровка” совхозы була.

1994 елдан “Александровка” җаваплылыгы чикләнгән ширкәт, 1999 елдан “Александровка” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

1925 – 2011 елларда Александровка спирт заводы эшли (1997 елдан “Татспиртпром” ачык акционерлык җәмгыять составында).

Халкы күбесенчә крәстиян фермерлык хуҗалыгында эшли, сөт терлекчелеге, дуңңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1929 елда җидееллык, 1956 елда – сигезьеллык, 1984 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (1998 елда яңа бина төзелә).

Авылда мәдәният йорты (1949 елдан), китапханә (1949 елдан, 1970 елдан мәдәният йорты бинасында, 2006 елдан мәктәп бинасында), балалар бакчасы (1963 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (мәктәп бинасында), янгынга каршы хезмәт урыны (2011 елдан), Николай Чудотворец кәшәнәсе (2009 елдан) бар.

Авыл янында XIX йөз йорты сакланган, халыкта “бариннар” йорты буларак мәгълүм. Гражданнар сугышы вакытында алпавыт утары бинасы нык зыян күрә, бары тик хезмәтче яшәгән йорт кына саклана (Бөек Ватан сугышы елларында май язу өчен кулланыла).

Күренекле кешеләре

М.А.Кавалеров (1923 елда туган) – Бөек Ватан сугышында катнаша, өченче дәрәҗә Дан, беренче, икенче Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

Х.С.Мөхәммәтшин (1947 елда туган) – РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1975 елда – 87,
1859 елда – 455,
1897 елда – 730,
1926 елда – 750,
1938 елда – 1084,
1949 елда – 821,
1958 елда – 955,
1970 елда – 1099,
1979 елда – 1110,
1989 елда – 1089,
2002 елда – 1133,
2010 елда – 1141,
2015 елда – 1172 кеше (руслар – 51%, татарлар – 37%).