Татарстан Республикасының хәзерге Азнакай районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 36 км, Чаллы пристаненнан 112 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Бөгелмә районы Тимашево авыл советы, 1931 елдан – Азнакай районы Тимашево, 1956 елдан Әгерҗе авыл советлары составында. Халык саны – 69 кеше (1930 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1956 елдан соң телгә алынмый. 1960 еллар башында тулысынча юкка чыга, халкы Бөгелмә шәһәренә күченә.