Биографиясе

1928 елның 26 октябре, Казан — 2009 елның 7 феврале, шунда ук.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1953), Октябрь районы санитария-эпидемиология станциясе баш табибе булып эшли.

1957 елдан Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтында, 1964 елдан — эпидемиология төркеме, 1966 елдан эпидемиология бүлеге җитәкчесе, директор урынбасары вазифасын башкаручы.

1970–1993 елларда ГИДУВның эпидемиология кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре дифтерия, бума ютәл эпидемиологиясенә һәм республикада бу авыруларны кисәтүгә карый.

Республика эпидемиологлар, микробиологлар һәм паразитологлар фәнни җәмгыяте рәисе (1975–1984).

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О защитных свойствах сывороток крови детей с различным содержанием коклюшных агглютининов // Казан. медицина журн. 1973. № 6 (автордаш); 

Эпидемиология и профилактика современной дизентерии // Казан. медицина журн. 1985. № 4 (автордаш); 

Опыт использования лифузоля при катетеризации сосудов // Казан. медицина журн. 1986. № 5 (автордаш).