Биографиясе

1938 елның 29 октябре, Баку шәһәре – 2001 ел, Түбән Кама шәһәре.

Азәрбайҗан нефть һәм химия институтын тәмамлый (1960).

1962–1990 елларда Бөтенсоюз түбән молекуляр олефиннар фәнни-тикшеренү институтында (Баку шәһәре) эшли, лаборатория мөдире (1962 елдан), бүлек мөдире (1972 елдан), директор урынбасары (1976 елдан), директор (1987 елдан).

1990 елдан «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыятендә, баш инженер урынбасары, директор (1994 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре органик синтезга карый. Б.Р.Серебряков түбән олефиннарны гетероген каталитик ачыту технологиясен эшли. Пропиленны ачытып аммонолизлау ысулы белән акрилонитрил таба, шуның нигезендә синтезланган суда эрүчән полимерлар нефть эшкәртү заводларында коагулянтлар сыйфатында агынты суларны чистарту өчен кулланыла (Баку, Түбән Кама шәһәре). Б.Р.Серебряков тәкъдим иткән пропилен оксиды һәм стирол җитештерү, югары октанлы бензин чыгару технологияләре «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыятендә гамәлгә кертелгән.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (1994).

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Нитрил акриловой кислоты. Баку, 1968.

Высшие олефины. Л., 1984.

Новые процессы органического синтеза. М., 1989.