Биографиясе

1882 елның 1 (13) феврале – 1954 елның 17 ноябре, Краков шәһәре, Польша.

1904 елда Варшава университетын тәмамлый. 1910–1915 елларда Казан университетының В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясендә эшли, анда Айның физик либрациясен өйрәнә, Кояш тотылуын күзәтә һәм рефракция теориясе буенча тикшеренүләр алып бара.

1918 елдан Юрьев университеты (Тарту шәһәре), 1919–1954 елларда Ягеллон университеты (Краков шәһәре) обсерваторияләре директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре күк механикасына, геодезиягә карый.

Краков шәһәрендә астрономик күзәтүләрне матем. эшкәртү өчен «краковиан» матрицасы теориясен төзи. «Acta astronomice» журналын (поляк телендә) һәм Польша астрономия җәмгыятен нигезләүчеләрнең берсе (1925).

Халыкара астрономия берлеге вице-президенты (1935–1938).

Хезмәтләре

О солнечном затмении 17 (4) апреля 1912 года. Казань, 1912.

К теории годовой невязки при определении широты. Казань, 1915.

Три эскиза по теории рефракции // Ученые записки Казан университета. 1915. Т. 82.