1898 елның 14 декабре, Вятка шәһәре — 1962 елның 20 апреле, Казан.

1926 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлагач, шунда ук балалар клиникасында эшли.

1945 елдан Казан медицина институтында: балалар авырулары, 1946 елдан балаларда йогышлы авырулар, 1953 елдан госпиталь педиатриясе кафедралары мөдире.

Хезмәтләре балаларда йогышлы авыруларны булдырмау һәм дәвалауга, балаларда иммунитет һәм аллергияне өйрәнүгә карый. Короваев сыркынды авыруының патогенетик классификациясен тәкъдим итә. Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Ревматизм и скарлатина // Тр. Казан. медицина института. 1935. Т. 1–2;

Лечение ревматизма у детей // Педиатрия. 1941. № 1 (автордаш);

Переливание крови у детей при различных заболеваниях детского возраста по материалам детской клиники // Тр. Казан. медицина института. 1946. Вып. 1.

Әдәбият

Профессор Евгений Николаевич Короваев: Некролог // Казан. медицина журн. 1962. № 4.