Эчтәлек

Турыпочмаклы металл пластиналардан һәм боҗралардан эшләнә. Кырыйлары тишекле яисә үзәгендә заклёпкалар булган турыпочмаклы кабарынкы калай пластиналардан җыела.

Йарак, детальләренең зурлыкларына карап, вак кисәкләрдән (ламелляр) һәм эре кисәкләрдән (ламинар) җыелган төрләргә бүленә; беркетелү ысулы буенча: пластиналы (үзара күн каешлар белән беркетелгән), кабырчыклы (тукыма яки күн нигезгә заклёпкалар яисә каешлар белән беркетелгән), куяк (бригандина) (зур пластиналардан аерым-аерым тире яки тукыма нигезгә җыелган) төрләргә бүленә. Йарак билгә кадәр төшкән күкрәкчәдән һәм арка өлештән тора, ян-яктан һәм иңбашларда эләктерелә.

XII–XIV йөзләрдә иңсәләр һәм озын итәкләр (ботларны саклау өчен), шулай ук пластиналы саклагыч белән (муен һәм бит өчен) тулыландырыла. Идел буенда пластиналы йараклар б.э.к. I нче меңьеллыкта барлыкка килә. Идел Болгарында X–XI йөзләрдә – вак, XII–XIII йөзләрдә эре металл пластиналардан эшләнгән йараклар кулланыла.

Әдәбият

Кирпичников А.Н. Военное дело на Руси XIII–XV вв. Л., 1976;

Горелик М.В. Ранний монгольский доспех (IX – первая половина XIV вв.) // Археология, этнография и антропология Монголии. Новосиб., 1987;

Измайлов И.Л. Вооружение и военное дело населения Волжской Булгарии X – начала XIII в. К.–Магадан, 1997.

Автор — И.Л.Измайлов