Җир асты байлыкларының нефтьле һәм газлы булуын алдан билгеләүнең фәнни мәктәбен нигезли.

Биографиясе

1908 елның 2 марты, Оренбург губернасы Троицк шәһәре – 1986 елның 18 октябре, Мәскәү.

Мәскәү геология-разведка институтын тәмамлый (1940). И.М.Губкин шәкерте.

1931–1939 елларда СССРның Баш геология идарәсендә, 1935 елдан геология сәнәгате бүлеге башлыгы. 1940–1953 елларда СССР Нефть сәнәгате министрлыгында: 1940–1947 елларда Мәскәү геология трестында нефть һәм газ чыганакларын эзләү экспедицияләрен җитәкли, 1947–1949 елларда Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү геология һәм разведка институтының Мәскәү филиалында директор урынбасары, 1949–1953 елларда Геология идарәсе башлыгы урынбасары.

1953–1956 елларда Нефть сәнәгате академиясендә нефть һәм газ геологиясе кафедрасы мөдире. 1956–1986 елларда И.М.Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтында, 1960–1978 елларда нефть һәм газ эзләүнең теоретик нигезләре һәм разведкасы кафедрасы мөдире.

Бер үк вакытта 1984–1985 елларда СССР Госпланының Дәүләт эксперт комиссиясе рәисе.

Фәнни эшчәнлеге

1930–1940 елларда Идел ГЭСын, Мәскәү метрополитенын һ.б. проектлаштыру белән бәйле зур гидрогеологик тикшеренүләр оештыруда һәм үткәрүдә катнаша, геологик эзләнүләр, шул исәптән Идел буенда нефть эзләү эшләрен җәелдерүнең перспектив планнарын эшли.

1950 елларда А.П.Виноградов, М.Ф.Мирчинк белән берлектә Рус платформасының, шул исәптән Идел-Урал нефть-газ провинциясенең зур тектоник элементлары классификациясен һәм литофациаль карталарын, СССРда нефть һәм газ табыла торган зоналарның беренче җыелма картасын төзи.

1960 елларда углеводородлар тупланмасының бердәм генетик классификациясен өйрәнә, литосферада ятмалар формалашу һәм таралуның генетик бәйләнешләрен ачыклый, нефть-газ геологиясен районлаштыру принципларын билгели. Төрле геологик шартларда нефтьле һәм газлы территорияләр формалашу һәм урнашу закончалыкларын һәм гомуми законнарын ача. 1950–1980 елларда Көнбатыш Үзбәкстан, Көнчыгыш Төрекмәнстан, Көнбатыш Себер һәм Каспий буенда нефть чыганакларын ачу мөмкинлеген теоретик нигезли.

1970–1980 елларда нефть һәм газ тупланган зур зоналарның формалашуы һәм урнашуы, аларны эзләү критерийлары закончалыкларын ача, чыганактагы нефть һәм газны күләм ягыннан фаразлау теориясен эшләүгә өлеш кертә. Аның «Нефть һәм газ тупланмаларын эзләү һәм разведкалау ысуллары һәм теоретик нигезләре» («Теоретические основы и методы поисков и разведки скоплений нефти и газа», 1968) дәреслеге француз, поляк һәм гарәп телләренә тәрҗемә ителгән.

Бүләкләре

Ленин (1960), СССР Фәннәр академиясенең И.М.Губкин исемендәге бүләкләре (1971, 1977) лауреаты. Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, өч «Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Геологические основы прогнозирования нефтегазоносности недр. М., 1973.

Геологические условия формирования и размещения зон нефтегазонакопления. М., 1982 (автордаш).

Әдәбият

Каламкаров Л.В., Павлинич М.Ф. Профессор А.А.Бакиров (1908–1986). М., 1996.

Автор – Ю.А.Бакиров