- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кукмара районындагы авыл. Кукмара шәһәреннән 16 км көньяктарак, Кенә һәм Оча елгалары бассейннары субүләре буенда урнашкан
1930 елларда “Красный Октябрь” колхозы оештырылу сәбәпле, Әсән-Елга авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.
Оештырылган вакытыннан Кукмара районында. 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.
Хәзер Пүчинкә-Кучук авыл җирлеге составында. 1967 елгы янгыннан соң, халкы Пүчинкә-Кучук авылына күченә.
1930 елда авылда “Красный Октябрь” колхозы (1956 елдан үзәк утары Княгор авылында) оештырыла, 1960 елдан – “Дружба” колхозы (Пүчинкә-Кучук авылы) (1993 елдан – “Дружба” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2006 елдан “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Сөт иле –“Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан – “Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Искра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.
Халкы кырчылык һәм сарык асрау белән шөгыльләнә.
1934–1968, 1992–1996 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.
Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.
Р.Г.Сафин (1934–2016) – подполковник, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәистәше, “Татар юлы” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе (1999–2016 елларда), Үзбәк ССРның атказанган төзүчесе.
1938 елда – 179,
1949 елда – 218,
1958 елда – 178,
1970 елда – 101,
1979 елда – 87,
1989 елда – 45,
2002 елда – 43,
2010 елда – 28,
2017 елда – 24 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.