- РУС
- ТАТ
дәүләт эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы (1997), ТР ФА Президиумы әгъзасы (2006)
1949 елның 30 августында Октябрь районы «Төрнәс» совхозында туа.
Бөтенсоюз совет сәүдәсе читтән торып уку институтын тәмамлый (Казан, 1980).
1966–1967 елларда «Татэнергострой» трестының 7 нче махсус идарәсендә (Түбән Кама шәһәре), 1967–1968 елларда «Промстрой» трестының «Центролитстрой» махсус идарәсендә (Липецк шәһәре), 1970–1972 елларда Төрнәс спирт заводында, 1972–1974 елларда Бөтенсоюз җитештерү фәнни-реставрацияләү комбинатының Воронеж участогында (Мәскәү) эшли.
1974–1976 елларда Мамык (Октябрь районы) ваклап сату сәүдә предприятиесе директоры, 1976–1979 елларда Октябрь районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары, 1979–1983 елларда Чистай районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.
1983–1987 елларда Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары.
1987–1989 елларда ТАССР сәүдә министры.
1989–1991 елларда ТССР Министрлар Советы рәисе урынбасары.
1991–1995 елларда ТР Премьер-министры урынбасары, 1995–2013 елларда — 1 нче урынбасары. Бер үк вакытта, 1996 елдан, «Укртатнафта» транцмилли компаниясенең, 1997–1999 елларда «КамАЗ» АҖнең, 1997–2000 елларда «Татинком» АҖнең директорлар советы рәисе.
Моратов Татарстанның икътисады үсешенә зур өлеш кертә. Кризиска каршы идарә итүгә сәләтле җитәкче буларак таныла. Нефть чыгаруны тотрыклыландыруга, ТРның нефть чыгару тармагы һәм нефть-химия комплексы нәтиҗәлелеген үстерүгә юнәлтелгән хөкүмәт программаларын эшләүгә һәм тормышка ашыруга җитәкчелек итә. Бу, үз чиратында, нефть эшкәртү һәм нефть-химия предприятиеләренең икътисадын савыктыруга уңай йогынты ясый. «КамАЗ»дагы кризис шартларында АҖнең финанс-икътисади хәлен ныгыту, идарә системасын үзгәртеп кору, заводның продукция сәүдәсен яңадан торгызу эшен координацияли. «Укртатнафта»ның күзәтчелек советын җитәкләп, үзара файдалы мөнәсәбәтләр системасын төзи һәм сәнәгый берләшмәне Көнчыгыш Европадагы иң зур нефть эшкәртү компаниясенә әверелдерүгә ирешә. Моратов авылларга газ кертү, тузган торактан арыну, халыкны адреслы социаль яклау программаларын оештыручыларның һәм ТРның социаль-икътисади үсеше һәм инновацион-җитештерү техно-паркларын (ИҖТ) булдыру турындагы хөкүмәт карарларын тормышка ашыручыларның берсе. 2006 елның мартыннан «Идея» ИНТ АҖнең директорлар советы рәисе. Кара диңгез флоты үсеше белән бәйле чараларда катнаша. Хезмәтләре Татарстанның хәзерге чор социаль-икътисади үсешенә карый.
«Почёт билгесе», Дуслык, 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Дорогу осилит идущий. К., 1996.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.