Эчтәлек

1990–1999 елларда архитекторлар Ф.М.Мәүлетов, А.М.Җамалиев, инженерлар С.С.Абдуллин, В.И.Маслова, А.А.Гәрәев проекты белән төзелә.

Әлмәт шәһәренең төньяк өлешендә, Бигәш елгасы буенда урнашкан. Биләгән мәйданының төньяк-көнбатышка таба авышлыгы – 10 м.

Тасвирламасы

Буйга сузылган өч, дүрт катлы кирпеч бина. Төп ишеге төньяк фасадында, аңа монументаль мәрмәр баскыч алып менә. Бинаның көньягы квадрат формасында. Почмакларына очлары чатырланган сигез кырлы манаралар утыртылган (36,2 м); яссы түбәсенең үзәгендә – диаметры 18 м лы биек гөмбәз, ул алтын йөгертелгән тутыкмас корыч белән капланган.

Бинаның бу өлешендә 1200 кеше сыйдырышлы, аслы-өсле тәрәзәле, гөмбәзне күтәреп торучы металл конструкцияләр белән ныгытылган гыйбадәт кылу залы урнашкан. Бинаның көньяк өлеше төньяк өлешенә караганда таррак. Аның икенче катын – киңәшмә заллары, өске һәм эргә катларын ярдәмче бүлмәләр алып тора. Ике өлешенең дә беренче катында 120–140 кешегә исәпләнгән аудиторияләр урнашкан.

Бинаның төньяк өлешендә, үзәккә табарак, гөмбәзле биек манара калкып тора (53,5 м). Фасадлары өстә дага рәвешендәге уемнар белән төгәлләнә. Манара балконнары, кечкенә консольләр һәм манара гөмбәзләре яшел төстә. Гыйбадәт кылу залының диварлары, түшәме, гөмбәзе тоташ келәм сыман бизәкле плитәләр белән капланган. Гөмбәз барабанындагы тәрәзәләр һәм залның өске тәрәзәләре төсле витражлар белән бизәлгән. Залны 5 зур бәллүр люстра яктырта.

Үзәкне төзүгә зур өлеш керткән шәхес – «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең шул еллардагы генераль директоры Р.Г.Галиев исеме белән аталган.

Мәчет каршында Әлмәт ислам мәдрәсәсе, дини әдәбият китапханәсе эшли.

Автор – Х.Г.Надыйрова