Биографиясе

1938 елның 12 июле, Мамадыш районы Кече Сон авылы — 2009 елның 6 апреле, Казан.

1963 елда Казан консерваториясен (А.Леманда композиция классы) тәмамлаганнан соң, шунда ук укыта (1967 елдан), татар музыка сәнгате факультеты деканы (1989 елдан).

ТАССР Композиторлар берлеге рәисе (1977–1989). Ул эшләгән елларда Казан үзәгендә Берлеккә махсус бина бирелә. Зур масштаблы иҗат кичәләре, шул исәптән Идел һәм Урал буе композиторлары музыкасы фестивале уздырыла.

Иҗаты

Яруллин иҗатында татар музыкаль фольклор традицияләре композитор музыкасына хас заманча алым-чаралар белән бергә үрелеп бара.

Яруллин — татар музыка сәнгатендә беренче «Кеше» ораториясе (1970, Р.Харис шигыре) авторы. Аның җырлары (60 тан артык, шул исәптән «Серле чәчәк», «Таң кызы», И.Юзеев шигырьләре; «Син керәсең йөрәгемә», Ә.Ерикәй шигыре) зур популярлык казана.

Әсәрләре: Оркестр белән скрипка өчен концерт (1962), «Сандугач һәм чишмә» вокаль-симфоник поэмасы (М.Җәлилнең шул исемендәге поэмасы буенча, 1964); Симфоник оркестр өчен балалар сюитасы (1969); «Нефтьчеләр» кантатасы (Р.Харис шигыре, 1981); камера-инструменталь әсәрләр; романслар; драматик спектакльләргә музыка; татар халык җырлары эшкәртмәләре һ.б.

Яруллин тырышлыгы белән Идел һәм Урал буе композиторлары музыкасы фестивале булдырыла (1982).

Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты (1972).

Әдәбият      

Файзуллаева М.П. Яруллин Мирсаид // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К., 1986; 

Бахтиярова Ч.Н. Яруллин Мирсаид // Музыкальный энциклопедический словарь. М., 1999; 

Сайдашева З.Н. Яруллин Мирсаид // Композиторы Татарстана. М., 2009.

Автор — Ф.Ш.Салитова