Биографиясе

1941 елның 15 июлендә Киров өлкәсенең Шаранта авылында туган.

1964 елда Казан медицина институтын тәмамлый. 1966 елдан шунда ук эшли. 1969 елдан Горький педиатрия фәнни-тикшеренү институтында, 1979 елдан директор.

1987 елдан Мәскәүдә: СССР сәламәтлек саклау министры урынбасары, беренче урынбасары, 1992 еллдан Мәскәү медицина академиясенең балалар авырулары кафедрасы мөдире, бер үк вакытта Россия медицина фәннәре академиясенең Балаларны сәламәтләндерү фәнни үзәге директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре балалар гастроэнтерологиясенә, ашказаны-эчәк юлларындагы йогышсыз һәм йогышлы эпидемик авыруларны өйрәнүгә, ана һәм балалар сәламәтлеген саклауның экологик проблемаларына, социаль педиатриягә, балалар сәламәтлеген саклауны оештыруга карый.

Казан медицина университетының шәрәфле профессоры (1999).

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Новые организационные формы медицинского обслуживания детей. Казань 1993 (автордаш).

Репродуктивно-демографические показатели. Казань, 1994.