- РУС
- ТАТ
1927 елның 1 мае, Чуаш АССРның Батыр районы Кызыл Чишмә авылы —2008 елның 13 апреле, Казан, туган авылында җирләнә.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый (Мәскәү, 1971).
1955–1957 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты инструкторы, 1957–1959 елларда ТАССР Мәгариф министрлыгы инспекторы, 1959–1962 елларда Казан телестудиясе мөхәррире, 1962–1978 елларда Казан дары заводының күп тиражлы «Ленинчы» газетасы мөхәррире, 1978–1982 елларда СССР ПФАнең Казан һөнәри-техник педагогик фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре.
Әдәбиятка фронт чынбарлыгын чагылдырган «Солдат эзләре» (1960) шигъри җыентыгы белән килеп керә. «Умырзая» (1966), «Тормыш төсмерләре» («Краски жизни», М., 1973) җыентыкларында Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан, туган илне дошманнардан саклаган геройлар турында шигырьләр урын алган.
Латыйп поэзиясенә кыскалык, тирән эмоциональлек хас. 1980 елларда Латыйп ирекле шигырь — верлибрга мөрәҗәгать итә, аның «Вакыт канатында» (1983), «Хәтер йомгагы» (1986), «Иркен сулыш» (1991), «Иман кәрваны» (1997), «Шигырьләр» («Сывысем», Чабаксар, 2004, чуаш телендә), «Утлы күмер» (2005) җыентыкларына кергән шигырьләрендә көтелмәгән кыю рифма, ритмның кискен үзгәреше күзәтелә.
Латыйп прозаик буларак та билгеле. Аның «Мизгел» (1972), «Ефәк әрем» (2002) җыентыкларындагы хикәя һәм повестьларында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары кабат яңартыла, совет кешеләренең кыюлыгы һәм тәвәккәллеге гәүдәләнә. «Йолдыз тапкан егет» (1964; чуашчага тәрҗемәсе «Шылтыр тупны качча», Чабаксар, 1972) документаль повесте космонавт А.Н.Николаевка багышлана.
И.Я.Яковлев исемендәге Чуаш милли бүләге лауреаты (1994). 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, медальләр, Чуаш АССРның, ТРның Мактау грамоталары белән бүләкләнә (1984, 2002).
Юзеев И. Кави Латыйп // Казан утлары. 1983. № 1;
Әхмәтҗанов М. Күңеле һаман унҗидедә // Килер бер көн. К., 1998;
Гатауллин Р. Үҗәт яугир, самими шагыйрь // Казан утлары. 2002. № 5;
Юмарт Г. Голос поэта // Ялав. 1983. № 5.
Автор – Г.М.Габделхакова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.