Эчтәлек

XIII–XIV йөзләр чигендә Идел буе Болгар дәүләте таркалу нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Монголлардан Казан тирәсенә качкан болгар бәкләре нигез салган дип фаразлана (XIII йөз ахыры кабер ташы сакланган). 1420 елларга кадәр Алтын Урда составына керә.

Административ үзәге — Казан.

Төп халкы болгар-кыпчак ырулары нигезендә оеша, үзләрен мөселман һәм Казан татарлары дип атаган төрки телле халык. Нигездә, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә; корал, чүлмәк ясау, тимер әйберләр эшләү, зәркәнчелек, тире-күн эшкәртү һ.б. алга китә (Казанда, Иске Казанда, Чаллыда һ.б. шәһәрләрдә). Балтыйк буе илләре һәм рус кенәзлекләре белән сәүдә алып бара.

Төп дине — ислам.

Иң югары хакиме — идарә итүгә Алтын Урда ханнарыннан ярлык алган әмир (аның хакимияте чикләнгән була).

1360 еллардагы Алтын Урдада тәхет чуалышлары вакытында җирле бәкләрдә Казан бәклегенең икътисади һәм сәяси бәйсезлеген ныгыту омтылышы туа. Җирле династия барлыкка килгән, дип фаразлана. Алтын Урдадагы үзара даими тарткалашулар Алтын Урда ханнары һәм рус кенәзләре тарафыннан Казан бәклегенә басымны арттыра. 1399 елда Болгар бәклегенә һәм Казан бәклегенә Мәскәү кенәзе Юрий Дмитриевич яу белән килә.

XV йөзнең 1 нче яртысында Казанда Алтын Урда ханнары исемнәре язылган акчалар сугыла. 1422 дә Казан бәклегендә хакимиятне Гыясетдин яулап ала һәм 1430 еллар ахырынача (башка мәгълүматларга караганда — 1444–45 кә кадәр) үз кулында тота. 1437 елда Биләү (Белёв) янындагы сугышта Василий II не җиңгәч, Олуг Мөхәммәд Идел буена басып керә, Казан бәклеген буйсындыра, Гыясетдинне бәреп төшерә һәм Казан ханлыгының беренче ханы була.

Әдәбият

Худяков М. Очерки истории Казанского ханства. К., 1923; Материалы по истории Татарии. К., 1948; Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960; Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983; История Казани. К., 1988. Кн. 1.

Автор — И.Л.Измайлов