- РУС
- ТАТ
халык хуҗалыгы, фән һәм мәдәният өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү белән шөгыльләнүче махсуслаштырылган учреждениеләр
Аларның күбесе алга таба да квалификация күтәрү, белгечләрне яңадан әзерләү буенча эш, шулай ук үз профиле проблемалары буенча фәнни тикшеренүләр алып бара. Эре югары уку йортлары каршында гыйльми дәрәҗәле белгечләр әзерләү өчен аспирантура һәм докторантуралар булдырыла. Югары уку йортларына университетлар, академияләр, институтлар, консерваторияләр һәм аерым училищеләр (мәсәлән, Казан югары артиллерия командирлары училищесе) керә. Югары белем бирә торган учреждениеләр җыелмасы «югары мәктәп» термины белән билгеләнә.
Татарстан территориясендә югары уку йортлары вазифаларын билгеле бер дәрәҗәдә Идел буе Болгар дәүләтендә барлыкка килеп, алга таба Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында үсеш алган мәдрәсәләр башкара. Алар дини белем бирә һәм, нигездә, мөселман руханиларын, дин белгечләрен һәм галимнәр әзерли. Казанда православие югары уку йортын оештыруга беренче омтылыш 1798 елда була – Казан руханилар семинариясе җирлегендә Казан руханилар академиясе (элеккесе) оештырыла башлый, ләкин тиешле матди ярдәм һәм әзерлекле укытучы кадрлар җитмәү сәбәпле ул бары тик 1818 елга кадәр генә эшли. Казан руханилар академиясе кабат 1842 елда ачыла. Анда православие семинарияләре өчен укытучылар һәм дөньяви мәктәпләрдә Ходай канунын укытучылар (өйрәтүчеләр) әзерләнә.
Төбәктә беренче классик югары уку йорты булып 1804 елда ачылган Казан император университеты санала (кара: Казан университеты), тиздән ул Россиянең иң зур уку һәм фәнни үзәкләренең берсенә әверелә. 1873 елда Казан ветеринария институты булдырыла; 1876 елда – Казан укытучылар институты, шул ук елны Казан интеллигенциясе инициативасы белән хатын-кызлар өчен шәһәрдә беренче югары уку йорты – Казан югары хатын-кызлар курслары оештырыла. 1917 елда Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институты ачыла.
Октябрь революциясеннән соң югары уку йортлары системасында укытуның идея-теоретик нигезен тамырдан үзгәртү процесслары бара, югары мәктәпнең идарә системасы үзгәртелә, студентлар составын демократияләштерү һәм пролетарлаштыру өчен көрәш җәелдерелә, югары уку йортлары челтәре шактый үзгәрә. Совет хакимиятенең беренче унъеллыгында ук Казанда яңа югары уку йортлары: 1918 елда – Казан педагогика институты (кара: Казан педагогика университеты), 1919 елда – Казан политехник институты, Халык мәгарифе югары институты, 1920 елда Шәрекъ академиясе барлыкка килә. Урта гомуми белеме булмаган эшче һәм крәстиян яшьләренә югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге ачу өчен, 1919 елның көзеннән алар каршында махсус бүлекләр – эшчеләр факультетлары (кара: Казан университетының эшчеләр факультеты) оештырыла. 1921 елның башында Казанда татар, мари, чуаш секцияләре булган Көнчыгыш халыкларының Югары өлкә партия мәктәбе эшли башлый.
Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, Казанда югары белем бирү системасын камилләштерү дәвам итә. Студентлар арасында Татарстанның төп милләтләреннән булган яшьләр санын арттыру буенча чаралар күрелә. 1922 елда Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты ачыла (кара: Казан аграр университеты), 1922 елның августында Казан халык мәгарифе югары институты Шәрекъ педагогика институты итеп үзгәртелә, ул күпмилләтле Идел-Кама буе өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү һәм гуманитар тикшеренүләр үзәгенә әверелә. Шул ук елда партия һәм совет органнары хезмәткәрләре әзерләү максаты белән «...Төрки халыклар яшәгән Татарстан һәм башка республикалар өчен» Казанда Татар коммунистлар университеты оештырыла (1932 елга кадәр эшли). Илдәге сәнәгатьнең көчәйтелгән үсеше (кара: Индустрияләштерү), авыл хуҗалыгы җитештерүен хуҗалыкны күмәкләшеп алып баруга күчерү (кара: Крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү) һәм халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү өлкәсендәге бурычлар югары белемле белгечләр әзерләүне киңәйтү буенча яңа чараларны гамәлгә ашыруны таләп итә. 1929 елда Казан политехник институты яңадан ачыла, 1930 елда аннан Коммуналь төзелеш институты аерылып чыга, 1932 елда ул Казан коммуналь төзелеш инженерлары институты итеп үзгәртелә (1941 елда Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле ябыла).
1930 елларда Казан химия-технология институты (1930), Казан медицина институты (1930), Казан финанс-икътисад институты (1931), Казан авиация институты (1932) һ.б. оештырыла. 1939 елда республикада беренче төбәк югары уку йорты – Алабуга укытучылар институты ачыла. 1940–1941 елларда уку елында Казанда 14 югары уку йорты эшли, аларда 12 меңнән артык студент, шул исәптән 2 меңнән артык татар укый. Бөек Ватан сугышы елларында, бик зур авырлыкларга карамастан, югары уку йортлары челтәре һәм алардагы профессор-укытучы кадрларның төп нигезе саклана һәм уңышлы эшләвен дәвам итә. Сугыштан соңгы елларда Казан консерваториясе (1945), Казан Югары партия мәктәбе (1946, 1960 елда ябыла), Казан гражданлык төзелеше инженерлары институты (кара: Казан архитектура-төзелеш университеты), Бөгелмә укытучылар институты булдырыла.
1960 елларда Казандагы урта хәрби уку йортлары югары хәрби уку йортлары итеп үзгәртелә (кара: Казан югары артиллерия командирлары училищесе, Казан югары хәрби командирлар училищесе).
1969 елда Ленинград мәдәният институтының һәм Мәскәү энергетика институтының Казан филиаллары ачыла, соңрак алар мөстәкыйль югары уку йортларына һәм кадрлар әзерләүнең зур үзәкләренә әверелә (кара: Казан мәдәният һәм сәнгать университеты, Казан энергетика университеты).
1980 еллардан Чаллы (кара: Кама икътисади инженерлар академиясе, Кама физик культура институты), Түбән Кама (Түбән Кама химия-технология институты), Әлмәт (Әлмәт нефть институты) шәһәрләрендә югары уку йортлары булдырыла башлый.
Татарстанда югары белем бирү системасы үсешендә мөһим этап Татарстанда 1980 еллар ахыры – 1990 еллар башында башлана. Аның үзенчәлекләренең берсе мәгарифнең эчтәлеген радикаль рәвештә яңадан карап-тикшереп чыгу, уку-укыту программаларын идеологияләштерүдән арындыру булса, икенчесе – дәүләтнеке булмаган, шул исәптән яңа дини югары уку йортлары барлыкка килү. Алар арасында: Казан социаль-юридик институты, «Тисби» идарә академиясе, Икътисад, идарә итү һәм хокук институты, Россия ислам институты, Казан руханилар семинариясе, Болгар Ислам академиясе.
2017–2018 уку елында ТРда 15 дәүләт югары уку йортлары эшли, аларда 126713 студент укый; 6 филиалы булган 10 дәүләтнеке булмаган югары уку йортында 23019 студент укый. Профессор-укытучылар коллективларында 7829 кеше, шул исәптән 1161 фәннәр докторы, 4740 фәннәр кандидаты, 794 профессор, 2807 доцент эшли.
Культурное строительство в Татарии. 1917–1941: Сборник документов и материалов. Казань, 1971.
Культурное строительство в Татарии. 1941–1970: Сборник документов и материлов. Казань, 1976.
Образование в Республике Татарстан. Статистический сборник. Казань, 2013.
Балалыкин В.А., Юдин В.П. Высшие учебные заведения Татарской АССР: Справочник. Казань, 198.
Культурная революция в Татарии (1917–1937 гг.). Казань, 1986.
История Казани: В 2 книгах. Казань, 1988–1991.
Автор – Г.С.Сабирҗанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.