- РУС
- ТАТ
икътисадчы, икътисад фәннәре кандидаты (1981), профессор (2000), ТССРның атказанган икътисадчысы (1991), РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2000)
1933 елның 5 октябре, Пенза өлкәсенең, Сосноборск районы Сосновка авылы — 2015 елның 19 феврале, Казан.
1973 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. 1958–1965 елларда Пенза шәһәрендәге предприятиедә диспетчер, инженер.
1965–1977 елларда Казан «Элекон» заводында бүлек башлыгы, генераль директор урынбасары.
1978 елдан Казан финанс-икътисад институтында, 1992 елдан ректор ярдәмчесе.
Фәнни тикшеренүләре базар икътисады шартларында халык куллану товарлары җитештерү һәм куллану проблемаларына, халыкара икътисади мөнәсәбәтләргә карый. «Мировая экономика» («Дөнья икътисады») (1998) исемле уку ярдәмлеге авторы. Медальләр белән бүләкләнә.
Товары для народа: производство и потребление. К., 1985;
Международные экономические отношения. К., 1993.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.