- РУС
- ТАТ
эшчеләр һәм солдатларның массакүләм кузгалышы
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында һәм 1917 елгы Февраль революциясе барышында социаль-икътисади, сәяси һәм милли каршылыкларның кискенләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Аерым сул радикаль офицерлар һәм Казан хәрби округы командованиесе арасындагы конфликттан башлана.
Коткы таратучыларның берсе Саранскида 1917 елның 28 июнендә 101 нче пехота запас полкының полк комитеты тарафыннан кулга алынган һәм Казанга хөкем ителергә озатылган подпоручик Гроздов була. Ул сак астыннан кача һәм Арча кырында урнашкан артиллерия казармаларында яшеренеп яши. Үзен солдатларга сугышны дәвам итүнең катгый дошманы дип белдерә. 12 октябрьдә аның башлангычында гарнизонда күп кешелек митинг җыела, анда Вакытлы хөкүмәткә буйсынмаска һәм кичекмәстән Россия һәм Германия арасында солых төзергә чакырган өндәмәләр яңгырый. Казан хәрби округы командованиесе Гроздовны кулга алырга әмер бирә. 2 нче артиллерия бригадасы солдатлары моны гамәлгә ашыруга комачаулыйлар. 21 октябрьдә алар бригада командиры Седлецкийны сак астына алалар.
Казан хәрби округы командующие полковник М.Н.Архипов йорты янына П.Поплавский җитәкчелегендәге Финляндия артиллерия бригадасының 6 нчы батареясы һәм берничә юнкерлар бригадасы китерелә. Округ командующие әмере белән шул көнне кичен 2 нче артиллерия бригадасын коралсызландыру омтылышы уңышсыз төгәлләнә. Нәтиҗәдә, 20–21 октябрьдә юнкерлар һәм солдатлар арасында киеренке мөнәсәбәтләр урнаша.
22 октябрьдә хөкем сөргән вазгыятьне тикшерү өчен Казан хәрби округының Революцион штабы (кара Социалистик оешмалар берлеге) башлангычында Вакытлы хөкүмәт комиссары капитан Е.П.Калинин җитәкчелегендә гарнизон җыены чакырыла (хәрби табиб Израилович рәислек итә). Җыенда чыгыш ясаган Н.Е.Ершов, К.Я.Грасис, барлык бәлаләрдә дә хәрби округ командующиен, округ хәрби комиссарын һәм гарнизон башлыгын гаепләп, аларны аңлатма бирү өчен чакырырга тәкъдим итәләр. Ләкин гаепләнүчеләрнең берсе дә җыенга килми. Җыен хакимиятне һәм коралларны Эшче һәм солдат депутатлары Советына тапшыру, юнкерлар белән килгән броневикларны фронтка җибәрү таләбе куелган резолюция кабул итә. «Буржуазия хакимиятенә һәм революцион штабка ышаныч күрсәтмәскә» дигән сүзләр аерым пункт буларак ассызыклана.
23 октябрь кичендә Советның гомуми җыелышы була, анда 1899 елда хәрби хезмәткә чакырылган солдатларны тарату төп мәсьәлә буларак карала. Хәрби министрлык белән киңәшкәннән соң Казан хәрби командованиесенә солдатларны таратуның катгый тыелуы турындагы күрсәтмә килә. Карар Советка җиткерелә.
Җыелышта Ершов хакимиятне Вакытлы хөкүмәт түгел, Советлар гәүдәләндерә, зарурият туган очракта алар башка елларда чакырылган солдатларны да таратачаклар дип белдерә. Яклап бирелгән 230 тавыш белән резолюция кабул ителә (социалист-революционерлар һәм меньшевиклар партияләре вәкилләре протест йөзеннән җыелыштан чыгып китәләр).
24 октябрьгә каршы төндә хәрби округ командующие һәм хәрби округ комиссары катнашындагы Революцион штаб Грасисны һәм Ершовны кулга алу турында карар кабул итә. Грасисның кулга алынуы турында белгәч, Ершов Каргополь казармаларында 2 нче дивизион тупчылары арасында яшеренә һәм барлык батареяларны митингка җыя.
П.Поплавскийга митингта катнашучыларны куып таратырга һәм Ершовны кулга алырга әмер бирелә. Моңа җавап йөзеннән Поплавскийның үзен һәм 6 нчы батареяның барлык офицерларын кулга алу турында карар кабул ителә. Шулвакыт Поплавский чакырткан броневик килеп җитә һәм һавага ата. Солдатлар таралалар.
Тиздән бәрелеш урынына юнкерлар взводы һәм 6 нчы батарея тупчылары килә. Нәтиҗәдә, 2 нче дивизион тулысынча коралсызландырыла. Ершов, солдат киемнәрен киеп, 2 нче артбригаданың Арча кырында урнашкан 1 нче дивизионына китә. Анда ул митингка җыелучыларга 2 нче дивизиондагы вакыйгалар турында сөйли (соңгы хәбәрләрне башка хәрби частьләргә да җиткерү турында карар чыгарыла).
Хәрби округ командующие М.Н.Архипов һәм Вакытлы хөкүмәтнең хәрби округ комиссары Калинин Ершовны тотып бирүне таләп итәләр. Солдатлар баш тарталар. Атышлар башлана, алар 25 октябрьгә каршы төндә тына. Юнкерлар чигенергә мәҗбүр булалар. 25 октябрь төнендә шәһәрдә атышлар сирәгәя, иртән баш күтәргән частьләр шәһәрне тупка тота башлыйлар. Казан заводлары эшчеләре солдатларга теләктәшлек белдерәләр; 25 октябрьдә алар тупчыларны коралсызландыруга протест йөзеннән гомуми забастовка игълан итәләр. Хакимиятләр 24 октябрь иртәсендә үк шәһәр һәм аның бистәләрен камалыш хәлендә дип белдергән булалар.
25 октябрьдә Калинин Петроградка: «Казанда икенче көн буе хөкүмәткә тугры гаскәрләр һәм фетнәчел частьләр арасында урам сугышы бара», — дип хәбәр җибәрә. Шул ук көнне Совет тарафдарларының хәрби округ командованиесе белән сөйләшүләре булып уза. Баш күтәрүчеләр вәкилләре барысына да коралсызланырга, коралларны Советка тапшырырга тәкъдим итәләр. Командующий баш тарта.
Шул ук вакытта Ершов тарафыннан 240 нчы запас полк каршында оештырылган революцион штаб үзенең эшчәнлеген башлый. 25 октябрьдә эшче отрядлары ярдәмендә солдатлар Казан хәрби округы командующие йортын басып алалар; Казан Кремлендәге Вакытлы хөкүмәткә тугры гаскәрләрне һәм юнкерларны камыйлар. 26 октябрьдә, Петроградтан Вакытлы хөкүмәтнең бәреп төшерелүе турында телеграмма алынгач, Казандагы хөкүмәт гаскәрләре корал ташлый.
Вакыйгаларның дәвам итүенә бәйле рәвештә гаеплеләрне эзләү башлана. 26 октябрьдә иртәнге сәгать 2 дә башка хәрби частьләрнең вәкилләре катнашында 240 нчы пехота запас полкының полк һәм роталар комитетларының берләштерелгән җыелышы була; анда соңгы көннәрдәге вакыйгаларны тикшерү комиссиясе оештыру турында карар кабул ителә.
30 октябрьдә А.И.Карпов рәислегендә большевикларның Казан комитеты утырышы булып уза. А.И.Карпов: «...соңгы көннәрдәге вакыйгалар түнтәрелеш (Петроградта) турындагы хәбәрләр алынганчы комитет җитәкчелегендә түгел, аның аерым әгъзалары җитәкчелегендә, сәяси җирлектә түгел, бәлки хәрби җирлектә булып узды», — дип билгеләп үтә. Комитет әгъзаларының күпчелеге бу фикер белән килешәләр, Г.Ш.Олькеницкий һәм Грасис каршы чыгалар. 29 октябрьдә Ершов: «Көрәш буржуазиянең провокаторлык коткысы белән башланды. Беренче булып солдат каны акты, сугышка без түгел, безне тартып керттеләр, һәм без аны кабул иттек», — дип язып чыга. Алга таба Поплавскийны мәхкәмә утырышында тикшерәләр, аны 24–25 октябрь вакыйгаларында гаепле дип табалар.
26 октябрь кичендә полклар, роталар һәм фабрика-заводлар комитетлары вәкилләре катнашында Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Советының тантаналы утырышы ачыла. Ершов кораллы баш күтәрелеш турында доклад белән чыгыш ясый. Аның тәкъдиме белән Грасис җитәкчелегендә Казан революцион штабын төзү турында карар кабул ителә. Штаб составына шулай ук Ершов, Масальский, Фролов, Олькеницкий, Конюшкин, Милх, Кортов, Казакевич, Венецианов, Бадаев, Карпов, Жестянников, Пономарёв, Гинсбург (арадан 9 кеше — хәрбиләр), хәрби частьләрдән тагын 4 кеше һәм дары заводыннан 1 кеше кертелә.
Гарнизонның хәрби ахуны Г.Баһаветдинов революцион комитет составына милли оешмалар вәкилләрен кертергә тәкъдим итә (Хәрби Шурадан, Мөселман социалистлар комитетыннан Я.Җ.Чанышев, К.Л.Якубов, М.М.Вахитов һ.б. керә). Штаб округ гаскәрләре командующие сараенда эшли. Революцион штаб гражданнарга Петроградта һәм Казанда кораллы баш күтәрелешнең җиңүе һәм совет хакимияте урнашуы турындагы өндәмә белән мөрәҗәгать итә. Тынычлык саклау һәм яңа хакимияткә теләктәшлек күрсәтү тәкъдиме алга сөрелә. Шулай ук округ съезды чакырылганчы хәрби округның вакытлы командующие — Ершов, аның ярдәмчесе — подполковник Руанет, милиция башлыгы булып Бухов сайлануы турында хәбәр җиткерелә. Шул ук вакытта башта ук революцион штабта үзләренең шәхси хакимиятләрен урнаштырырга омтылган Ершов белән Грасис тарафдарлары, шулай ук штабның башка әгъзалары арасында көрәш бара; Грасис һәм Вахитов арасында аеруча кискен бәрелешләр була. Казан хәрби округы комитеты һәм губерна крәстияннәр Советы хакимиятне үзләштерүгә каршы чыгалар. 4 ноябрьдә Советның Дворяннар җыены бинасында булып узган берләштерелгән утырышында Революцион штаб хакимиятне Эшче һәм солдат депутатлары Советына тапшыра. Тиздән узган округ съездында Ершов хакимияттән читләштерелә. Казанда хакимият өчен эчке көрәш бару сәбәпле, Ершовка каршы булган губерна крәстияннәр Советы Казандагы вакыйгалар турында өязләргә һәм волостьларга хәбәр җибәрергә ашыкмый. 4 ноябрьдә, хакимият Эшче һәм солдат депутатлары Советы кулына тәмам күчкәч кенә, Крәстияннәр Советы өязләрдә һәм волостьларда яңа хакимият органнарын оештыру эшчәнлеген җәелдерә. 6 ноябрьдә, ягъни Казандагы кораллы баш күтәрелештән соң 8 көн узгач, өязләргә Казанда хакимият алмашу турындагы хәбәр җиткерелә.
Татария в борьбе за победу пролетарской революции: Сб.док. и материалов. К., 1957;
Документы по истории Октября в Татарии (март 1917 — март 1918 гг.). К., 1973.
Ионенко И.М., Тагиров И.Р. Октябрь в Казани. К., 1967;
Валеев Р.К. Революционная борьба в Среднем Поволжье (июль–октябрь 1917 года). К., 1972;
Ионенко И.М. Солдаты тыловых гарнизонов в борьбе за власть Советов (по материалам Поволжья и Урала). К., 1976;
Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). К., 1999.
Автор — И.Р.Таһиров
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.