Административ-территориаль буйсынуы

Поселок торак пункт буларак 1960 елда теркәлә. 1980 елга кадәр рәсми атамасы Үзәк Утар була.

1938 елда поселок территориясендә Бөгелмә машина-трактор станциясеннән аерылып чыккан Сокольский машина-трактор станциясе урнаша. 1939 елда тәүге халкы Соколка авылыннан күчеп утыра.

Оешкан вакытыннан Бөгелмә районында. Хәзер Подгорный авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елда –  поселок берләштерелгән “Сокольский” совхозы, 1996 елда “Бөгелмә ит комбинаты” акционерлык җәмгыяте составына керә. 2000 елда “Пугачёвская” агрофирмасы булдырыла.

Халкы күбесенчә “Подгорный” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, “Баулынефть” нефть-газ чыгару идарәсендә эшли, үсемлекчелек, ат үрчетү һәм дуңгызчылык белән шөгыльләнә.

1970–1980 елларда поселок актив рәвештә үсә: күп санда социаль-мәдәни объектлар, ике катлы торак йортлар төзелә, парк булдырыла, аллея утыртыла.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта тулы булмаган урта мәктәп (1981 елдан, 2007 елда төбәкне өйрәнү музее ачыла), “Сказка” балалар бакчасы (1984 елдан), мәдәният йорты (1986 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (1960 еллардан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Курчаночка” фольклор коллективы эшли.

Халык саны

1970 елда – 351,
1979 елда – 332,
1989 елда – 1011,
2002 елда – 890,
2010 елда – 941,
2015 елда – 943 кеше (руслар – 66%, татарлар – 22%).