Биографиясе

1920 елның 20 августы, Рязань өлкәсе Рязань районы Мурмино авылы — 2007 елның 6 сентябре, Казан.

 К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый (1942).

1946–1956 елларда Александровский тәҗрибә станциясендә (Рязань өлкәсе) агроном, ярма культуралары селекциясе төркеме мөдире.

1956–1960 елларда Калуга педагогия институтында, 1960–1967 елларда Бөтенсоюз бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары фәнни-тикшеренү институтында (Орёл шәһәре).

1968–1983 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының ярма культуралары селекциясе лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре карабодай селекциясенә, карабодай уңышын формалаштыруга, методологик факторларның тәэсирен өйрәнүгә карый.

Эре бөртекле 11 карабодай сорты («Краснострелецкая», «Майская», «Прикамская», «Сокуровская», «Казанская крупнозёрная», «Идел» һ.б.) авторы.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге селекциянең теоретик нигезләрен эшләгәне, карабодайның югары уңышлы һәм тиз өлгерешле сортларын чыгарганы һәм җитештерүгә керткәне өчен бирелә. СССР МС бүләге лауреаты (1986). «Почёт билгесе» ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының өч алтын медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Крупяное поле Татарии. К., 1979 (автордаш).